ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
“Россиянең ел укытучысы-2012” Бөтенроссия конкурсының финал этабы 22 сентябрьдан 2 октябрьга кадәр Липецк каласында уздырыла. Чөнки былтыргы абсолют җиңүче – биология укытучысы Алексей Овчинников шушы шәһәрдән.

26
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханы компьютер ярдәмендә узачак, чит телдән имтиханының бер өлешен телдән дә бирергә туры киләчәк. Ә Бердәм дәүләт имтиханы үзе мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында түгел, ә бәйсез экспертлар базасында узачак.
Кайбыч муниципаль районы мәктәпләренең директорлары, укыту эше буенча директор урынбасарлары һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре катнашында конференция узды.

25
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Ниһаять, сәгате сукты. Татарстан мәктәпләрендә яңа фән – Россия халыкларының дини мәдәнияте нигезләре укытыла башлады.

24
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Похвистнево районының Яңа Мансур мәктәбе укучылары быел яңа уку елын яхшы итеп ремонтланган ике катлы бинада башладылар, дип хәбәр итә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы. Биредә җитмеш ике бала белем ала, шуларның унысы беренче сыйныфта укучылар.

21
сентябрь, 2012 ел
җомга
Аксубай муниципаль районы үзәгендә, ремонттан соң, «Радуга» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. Аның бинасының түбәсе битум белән генә капланган булу сәбәпле, яңгыр үтмәсен өчен, моңарчы аны ел саен ремонтлап торырга кирәк булган.
Татарстанда сәламәт балалар саны көннән-көн кими бара. Бүген республикада балаларның бары тик 11 проценты гына тулысынча сәламәт. Бу турыда журналистларга «Татмедиа» агентлыгында узган пресс-конференция вакытында Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләргә, мәктәпләрдән хисапларны кәгазь формада сорамаска, дигән рәсми хат җибәргән. Барлык кирәк­ле мәгълүматлар мәк­тәп сайтында урнаштырылырга тиеш булачак.

20
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Универсиада авылын студентлардан азат итү өчен Казан федераль университеты көндезге бүлектә укучыларны икенче семестрдан читтән торып укуга күчерәчәк. Бу Универсиадада катнашучылар яшәячәк кампусларда ремонт эшләрен башкару өчен кирәк.

19
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Киләсе елларда авыл мәктәпләре өчен билгеләнгән нормативлар юкка чыгарга мөмкин. Бу хакта газетабызга РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте. Узган уку елында газетабыз үткәргән “Авыл мәктәплеме?” акциясе кысаларында мәгариф бүлеге җитәкчеләре: “Авыл җирендә нормативны тормышка ашыру бик авыр”, – дип моң-зарларын белдер¬гән иде. Әлеге нормативлар буенча авылда бер сыйныфта 14 бала булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International