ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.

13
апрель, 2012 ел
җомга

Русиянең балигълык яшенә җиткән балалары менә берничә ел инде бердәм дәүләт имтиханы биреп изалана. Илне алгарышка илтәчәк, инновацияләр, модернизацияләр, нанотехнологияләр белән генә эш итәчәк фәһемле, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләп үстерү өчен нәкъ менә БДИ кирәк булган икән. Һәрхәлдә, мәгариф реформаторлары безне әнә шуңа инандырырга тырыша.


12
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Югары технологияләр өлкәсендәге әлеге технопарк 16 апрельгә кадәр өлкән сыйныф укучылары арасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының 24 нче йомгаклау этабын кабул итә. Бүген биредә аның тантаналы ачылышы үтте.
11-нче апрель “Казан ярминкәсе” ААҖ дә ТР Мәгариф һәм фән, ТР хезмәт, мәшгуллек һәм социаль яклау министрлыклары, Казан шәһәре мэриясе ярдәме белән “Мәгариф. Карьера” XII махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.

10
апрель, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан исеменнән 15 укучы чыгыш ясаячак Казанда «ИТ-парк» технопаркында 10-16 апрель көннәрендә укучыларның информатика буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы уза. РФнең 83 төбәгеннән 266 укучы үзләренең информатика буенча белемен күрсәтәчәк.
Быел “Казан ярминкәсе” күргәзмә-ярминкәләр үзәгендә “Мәгариф. Карьера” махсус күргәзмәсе 11-13 апрель көннәрендә уникенче тапкыр уза.

6
апрель, 2012 ел
җомга
Быелгы уку елында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалыклар булмый дип ышандырса да, шушы көннәрдә интернетта моның киресен дәлилләгән хәбәр таратылды.
РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 28 мартында дөнья күргән карары буенча быел абитуриентлар өчен бюджет урыннары 490 775 дип билгеләнгән. Моның эченә бакалаврлар өчен каралган - 360 473, магистрлар өчен - 62 053, белгечләр өчен 68 249 урын кертелгән. 2012 елда бюджет урыннары саны үзгәрмәгән, шушы саннар эчендә техник һәм инженерлык белгечлекләрен әзерләп чыгаруга һәм бакалавриатка урыннар күбрәк бирелгән.

4
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
“2012 елда Россиядә яшүсмерләр сигезлеге” бәйгесенең республика этабы тәмамланды. Анда Татарстанның 20 район һәм шәһәрләреннән 74 югары сыйныф укучысы катнашты. Сигезе икенче этапка чыкты.
5-6 апрельда Бөгелмә каласында “Яшел ут”/”Зеленый огонек” республика смотр-конкурсы финалы була. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм тәрбиячеләр арасында балаларның юлда транспорт һәлакәтләренә юлыгуын профилактикалау буенча уздырыла торган әлеге конкурс сабыйларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп йөри белергә өйрәтүне җанландыруны максат итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International