ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2012 ел
сишәмбе
Рейтинг нәтиҗәләре буенча Татарстан педагоглары әйдәп баручы дип табылды. Тамбов, Ярослау, Әстерхан өлкәләре, Чуашстан да алдынгылар рәтендә.
Әлмәттә мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру программасы старт алды. Мәгълүм булганча, программага 3 мәктәп: 2 һәм 7 нче, Урман Кәләе мәктәпләре кертелде, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

2
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан мәктәпләрен капиталь ремонтлау буенча өч елга исәпләнгән республика программасының быелгы планына Тукай муниципаль районының Бәтке һәм Яңа поселогы мәктәпләре кертелгән иде. Язгы каникул чорында аларда төзекләндерү эшләре башланды, дип хәбәр итә “Якты Юл” газетасы.
Болгар шәһәренең 1нче урта мәктәбе коллективы язгы каникулларны соңрак вакытка күчерү турында карар кабул итте. Бу карар авыл мәктәпләрендәге кебек һава торышына карап түгел, ә булачак капиталь ремонтка бәйле, дип хәбәр итә “Яңа тормыш” газетасы.

30
март, 2012 ел
җомга
Федераль дәрәҗәдә “Сәләтле балалар” концепциясен эшләү дәвам итә. Ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота.
31 мартта Ульян шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә Ульян өлкәсе татар яшьләренең IV төбәк форумы узачак. «Милләтебез хәзинәләре» дип аталган форумга Ульян шәһәре һәм Ульян төбәгенең яшьләр оешмасы вәкилләре җыела. Шулай ук, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар киләчәк.

29
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Быелгы җәйдә Чаллы мәктәпләре яны лагерьларында барлыгы 9216 мәктәп баласы ял итәчәк, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.

28
март, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстандагы ата-аналар көн саен балаларының мәктәптә өлгерешенә кагылышлы 70 меңгә якын смс-хәбәр ала. Республикада әлеге төр хезмәт “ТР да Электрон мәгариф” системасы кысаларында 2011 елдан күрсәтелә башлаган иде. Шул вакыттан бирле ата-аналарга телефон аша 4 млн га якын кыска хәбәр юлланган.

16
март, 2012 ел
җомга
19 мартта Казанның 178 нче Мәгариф үзәгендә “2012 елда Татарстан Республикасы укытучысы” һөнәри бәйгесе тантаналы рәвештә ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашында ачылачак.

15
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Республика мәктәпләренең 7 – 11 сыйныфларында укучылар инде быелдан ук Казандагы югары уку йортына керә ала. Алар өчен мәктәп программасындагы дәресләрдән тыш, башкаладагы Кече филология һәм сәнгать институтында да белем алу мөмкинлеге тудырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International