ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Владимир Путин чит илләр вузларында алган дипломнарны Россиядә кабат теркәтүгә кагылышлы карарга кул куйды. Хәзер дөньякүләм абруйлы 3 рейтингка кергән чит ил вузларын тәмамлаучыларга безнең илдә дипломнарын таныту белән шөгыльләнергә туры килмәячәк.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының агымдагы елның февраль аенда дөнья күргән боерыгы нигезендә, Россия мәктәпләренә кабул итү ике этапта оештырыла. Теге бу мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүчеләр өчен бу уку йортына язылу, 1 марттан башланып, 31 июльгә кадәр дәвам итә. Калганнар өчен 1 августтан алып 5 сентябрьгә кадәр вакыт билгеләнгән.

27
апрель, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 ел, 2 ноябрь, 880 нче номерлы “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең административ регламентларын төзү һәм раслау тәртибе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәртүләр кертү турында” карары буенча “Балигъ булмаганнарның хокукын саклау” бүлегендә бәйсез экспертиза үткәрү өчен попечительлек өлкәсендә муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламент проектлары урнаштырылды.

25
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
24 апрель К.Тинчурин исемендәге театр бинасында иртәдән үк милли моңнар агылды, җыр-биюләр театр фойесында тынып тормады. Россия киңлекләрендә милли орлыклар чәчүче педагоглар Татарстандагы коллегалары белән очрашты, фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.
26 һәм 27 апрель көннәрендә сәгать14.00-17.00 кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының халыкны кабул итү бүлмәсендә “Балаларның җәйге ялларын оештыру” дигән темага халыкны кабул итү булачак.

24
апрель, 2012 ел
сишәмбе
Ул очракта имтихан тотучыларга якындагы күрше районда сыналырга туры киләчәк. Вузга керү өчен кирәкле ирекле имтиханнарга кагыла бу.

19
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
21 апрельдә Казан беренче тапкыр “Тоталь диктант” бөтенроссия флешмобына кушылачак. Халыкның грамоталылыгын һәм рус телендә язу культурасын үстерү чарасы Казан илкүләм фәнни-тикшеренү техник университеты-КАИ, 75 нче гимназия базасында, Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры янында - Пушкин һәйкәле янәшәсендәге мәйданда үткәреләчәк.

18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
Кичә РФ Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович Казанда “Яшүсмерләр сигезлеге” Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашуда Россия икътисадын диверсификацияләүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда старт алган “Яшүсмерләр сигезлеге” Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашуда аларга Татарстанның теләсә кайсы югары уку йортына кергәндә ярдәм кулы сузарга вәгъдә итте.
Быел августның 15ләрендә файдаланылышка тапшырылып, киләсе уку елыннан Татарстан башкаласы Казанда, ил күләмендә беренче булып, IT-лицей-интернат ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International