ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2012 ел
дүшәмбе
Быел “Соңгы кыңгырау” гомумшәһәр бәйрәме беренче тапкыр ачык мәйданда – Казанның Идел буе районы Каенлыгында, Сабантуй мәйданында узды. Анда ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казанның 5,5 меңнән артык 11 нче сыйныфны тәмамлаучы чыгарылыш укучылары катнашты.
Тиздән аларның чит телне ни дәрәҗәдә белү-белмәүләрен тикшереп, сайлап ала башлаячаклар.
Татарстанда халыкны инглиз теленә өйрәтү буенча актив эш алып барыла. Моннан берничә ел элек чит тел белүнең мөһимлегенә әллә ни зур игътибар бирмиләр иде.

25
май, 2012 ел
җомга
Русиянең яңа мәгариф министры югары уку йортларында бюджет урыннарын кыскартырга теләге барлыгын белдерде. Татар галимнәре милли белгечләрне дәүләт хисабына әзерләүне саклап калу ягында

23
май, 2012 ел
чәршәмбе
Әлеге дәреслек, укытучы өчен методик ярдәмлек, язу дәфтәре, ата-аналар өчен китап, мультимедиа чыганакларын үз эченә алган комплект урыс телле балаларны татар теленә өйрәтүне күздә тота

22
май, 2012 ел
сишәмбе
Һәрбер тавыш кадерле! Татар - алга! Хөрмәтле дуслар! Бердәмлегебез нәҗитәсендә, “Тавыш биреп татар кешесенә ярдәм итик!” акциясе ярты мең тирәсе тавыш җыеп, үз кешебез -- татарыбыз алда бара!!

18
май, 2012 ел
җомга
Укытучылар Интернет һәм компьютер программалары белән дус булган очракта, эшләре күпкә җиңеләя. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре кызыклы үтсен, парта артында утыру вакыт әрәм итүгә кайтып калмасын өчен, мөгаллимнәрнең заманча технологияләрдән хәбәрдар булуы шарт.
Питрәч районының Шәле авылында төпләнгән чегән Николай Болтушов гаиләсе, татар телен өйрәнсеннәр дип, балаларының мәктәп программасын яңабаштан үзләштерүләрен тели. Шуның өчен беренче һәм икенче сыйныфны тәмамлаучы улы Давид белән кызы Джульетта һәм 7 яше тулган Фәрит (өченче баласына татар исеме кушылган) өчәүләшеп беренче сыйныфка барачаклар.
Яңа уку елы башлангач кына Шәле авылына урнашкан Болтушовлар гаиләсе биредәге мәк¬тәптә русча белем бирәләр дип уйлаган.
Татар телен дәүләт җитәкчеләре ярдәм иткән очракта гына саклап калып, үстереп булачак, дип белдерде Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов. Бу фикерне ул «Татарстан республикасы милли мәгарифе үсешендә халыкара багланышлар» дигән фәнни-гамәли конференциядә әйтте.

15
май, 2012 ел
сишәмбе
Лениногорски муниципаль районында быел өч мәктәп – 3 нче, 6 нчы һәм Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе ремонтлана. Чкалов исемендәге мәктәптә капиталь ремонт 23 мартта ук башланган. Әлеге мәктәп төзелгәнгә – 78 ел.

14
май, 2012 ел
дүшәмбе
“Россия төбәкләрендә татар телен өйрәнү проблемалары һәм заманча алымнар” – Татар федераль милли-мәдәни мохтариятнең бүген “Казан” гранд-отелендагы “Габдулла Тукай” конференцияләр залында татар телендә барган VII конференциясендә шушы темага сөйләшү булды. Анда Россия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре, дәреслекләр табу, укытучы-белгечләр әзерләү һ.б. проблемалар күзгатылды, киңәш-табыш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International