ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Россия һәм Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар 2012 елның икенче мәҗбүри БДИнын – математика тапшыра. Укучылар рус теленнән 31 майда тапшырган имтихан кебек үк, математикадан БДИ турыдан-туры аттестат алуга тәэсир итә.

6
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Соңгы көннәрдә Фейсбуктагы татарларны бер уй, уртак максат берләштерде: барысы да Мөслим мәктәбе мөгаллиме Эльвира Зарипованың инглиз теле укытучылары арасында узган бәйгедә җиңүе өчен көч куйдылар.

5
июнь, 2012 ел
сишәмбе
Әлеге сүзләрне “Татмедиа” агентлыгында журналистларга Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов әйтте. Бүген монда матбугат очрашуында “Рус теле көне” уңаеннан республикада узачак чаралар хакында сөйләшү булды.

4
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген 11 нче сыйныфлар чит телләрдән һәм химиядән Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Аерым алганда, инглиз теленнән – 1720, немец теленнән – 60, француз теленнән – 27, испан теленнән 2 кеше сынау тотар дип көтелә. Химиядән имтихан тапшырырга 2800 укучы теләк белдергән.

1
июнь, 2012 ел
җомга
Бүген тугызынчылар сайлап алу предметлары буенча “кече БДИ” тапшыра. 2011-2012 уку елында тугызынчы сыйныфны республикада – 37542, Казанда 9625 кеше тәмамлый.

31
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген 11 нче сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханнарының икенчесен – рус телен тапшырды. Рус теле, математика белән беррәттән, мәҗбүри тапшыру өчен билгеләнгән предметлардан санала. Шул сәбәпле бу имтиханда катнашучылар саны да иң зурысы.
Алдагы еллардагыча рус теле һәм математикадан сынау бирү – мәҗбүри, ә калган предметларны сайлап алырга мөмкинлек бирелә

30
май, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасында бердәм дәүләт имтиханы вакытында 12 укучы БДИ үткәрү кагыйдәләрен бозган өчен куып чыгарылган. Аларга БДИ ны яңадан тапшыру хокукы да бирелмәгән

29
май, 2012 ел
сишәмбе
11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Татарстан буенча имтиханнар уздырылучы 64 пунктта информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре, тарих, биология фәннәре (болар укучы сайлаган фәннәр) буенча сынау биремнәре өләшенде

28
май, 2012 ел
дүшәмбе
Казан мәктәпләренең XI классын тәмамлаучы 6056 укучы өчен бүгеннән бердәм дәүләт имтиханы башлана һәм сынауларның төп “дулкыны” 21 июньгә кадәр дәвам иттерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International