ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы ел саен үткәрелеп килә торган төрек теленнән Халыкара олимпиада үткәрелү турында хәбәр итә. Олимпиада Төркиядә 2012 елның 30 маеннан алып 14 июненә кадәр үткәреләчәк.

13
декабрь, 2011 ел
сишәмбе
I Республикакүләм мәктәп укучыларының “Аксаков укулары” фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләре бәйгесенә җибәрелгән эшләрне тикшерү төгәлләнде. Бәйгенең финал туры 2011 елның 16 нчы декабрьдә сәг. 12.00дә тәүбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Четаев ур., 1 нче йорт, 143 нче урта гомумбелем мәктәбе.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 ел, 7 нче декабрь, 2190 нчы номерлы Карары белән 2012 елда профиль юнәлешендәге өстәмә укырга керү имтиханнарын үткәрергә рөхсәт ителгән югары уку йортлары исемлеге расланды.
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко гомумбелем системасын түләүле нигезгә күчерү планнары турындагы мәгълүматны категорик формада яңадан инкарь итә.

12
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011 ел, 22 нче сентябрь, 4567/11 номерлы “Чистай педагогия көллияте” дәүләт автономияле урта һөнәри белем учреждениесе базасында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем педагогик укыту йортлары укытучылары арасында “Педагог осталыгы: проблемалар, эзләнү, табышлар” төбәкара форумы турында” приказы нигезендә 2011 елның 7 нче декабрендә Чистай педагогия көллиятенең 95-еллыгына багышланган “Педагог осталыгы: проблемалар, эзләнү, табышлар” төбәкара форумы үтте.
2011 елның 9 нчы декабрендә Губерния канцеляриясе бинасында (Казан Кремле, Татарстан Республикасы Презинденты Аппараты) “Илем киләчәге – минем кулларымда” республикакүләм коррупциягә каршы юнәлешле иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы узды.
2011 елның 7 нче декабрендә Г.Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗаты сараенда наркотикларга каршы республика бәйгеләренең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

9
декабрь, 2011 ел
җомга
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карары буенча мәктәп автобусларына һава торышы начар булган көннәрдә балаларны йөртү тыела, укыту исә өйдә дистанцион рәвештә үткәрелә. Бу турында бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының республикада юл хәрәкәте иминлегенә багышланган уртак утырышында хәбәр итте.
Коррупциягә каршы тәрбияне, укучыларның, укытучыларның, мәгариф учреждениесе педагогларының хокук культурасы дәрәҗәсен, закон бозуга каршы эшчәнлек элементларына карата түземсезлеген үстерү максатыннан декабрь аеның беренче декадасында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы юнәлтелгән чаралар үткәрелде.

8
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Әдәбият белеме, сәнгать белеме, мәдәният тарихы өлкәләрендә һәр дәрәҗә мәгариф субъектларында филологик, интеллектуаль һәм эстетик үсеш; мәктәп һәм вуз фәннәрен интеграцияләү шартларында үсеш; яшь галимнәрне шәхес буларак формалаштыру максатларыннан 2012 елның 25-27 гыйнвар көннәрендә Т.А. Геллер хәтеренә багышланган “XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика” (“Татьяна көне”) IX республика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International