Пятигорск шәһәрендәге «Машук» белем үзәгендә Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә башкарма органнары җитәкчеләре өчен Бөтенроссия киңәшмәсе тәмамланды.
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатын үткәрү буенча оештыру комитеты төзеләчәк.
Истанбулда яшәүче Нурбикә Нәҗипова XIII Халыкара татар теле олимпиадасының Гран-при иясе булды.
Татарстанда кыш көне үк игълан ителгән ясалма фәһем үстерү программасы расланды.
15 апрельдә Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадет мәктәп-интернатында «Жизнь – Родине, честь – никому!» республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
18 апрельдә Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты (ЯЧДПУ) РФ Мәгариф министрлыгына караган педагогик югары уку йортларының Бөтенроссия Ачык ишекләр көненә кушыла һәм киләчәктә абитуриент булачак укучыларны һәм аларның ата-аналарын университет белән якыннан танышырга чакыра.
Укытучылар, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен “Быть, а не казаться” Бөтенроссия остазлык конкурсы уздырыла.
«Тоталь диктант» акциясе бөтен Татарстан буенча 18 апрельдә 14:00 сәгатьтә узачак.
15 апрельдә Мамадыш шәһәренең 2 нче «Кояшкай» балалар бакчасы базасында балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм белгечләренең «Балаларның алгоритмик фикерләү күнекмәләрен үстерү буенча эшчәнлекне оештыру» дигән район методик берләшмәсе утырышы узды.
Нурлат районының 1 нче «Родничок» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга полимәдәни тәрбия бирү һәм сөйләм үстерү: традицияләрдән хезмәттәшлеккә» дигән муниципаль педагогик семинар узды.