1 сентябрьдә Яр Чаллыда Донбассның кечкенә геройлар тарихлары фотокүргәзмәсе ачылды, алар, үз яшьләренә карамастан, инде күпне кичергәннәр.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары югары уку йортларының әзерлек бүлекләрендә бушлай укый алачак. Боерык проектын Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына әзерләделәр.
Татарстан Дәүләт Советында укытучылар җитмәү сәбәпле, республика мәктәпләренә Федерациянең башка субъектларыннан педагоглар җәлеп итәргә тәкъдим иттеләр.
Татарстанда быел 930 ятим баланы торак белән тәэмин итүне планлаштыралар. Хәзерге вакытта 18 яшькә җиткән 2 меңгә якын кеше фатир алуга мохтаҗ. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.
Артек» Халыкара балалар үзәге 2024 елга халыкара конкурслар реестрын формалаштыра. Анда мәгариф үзәкләре, фондлар һәм коммерциягә карамаган оешмалар үз проектларын тәкъдим итә ала.
Кадерле балалар, юл хәрәкәтендә катнашучылар!
1 сентябрьдә «КАМАЗ» ГАҖ двигательләре заводының «Прогресс» залы базасында «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында Белем көнен бәйрәм итү һәм машина төзелеше юнәлешендәге үзәк ачу тантанасы узды.
Россия командасы составы: Гимран Абдуллин Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернатыннан, Иван Пискарев Мәскәү шәһәренең 2086 нчы мәктәбеннән, Валерий Родионов Казан шәһәренең Н.И. Лобачевский исемендәге лицееннан, Антон Степанов Мәскәү шәһәренең В.Ф. Овчинников исемендәге «Икенче мәктәп» лицееннан
Безнең укучылар компьютер уеннарын башкалардан яхшырак модельләштерә, композит технологияләрен тикшерә һәм букетлар җыя
Казанның Киров районында Пилотская урамындагы 101 нче полилингваль балалар бакчасы белән янәшә яңа мәктәп төзеләчәк