"Педагогның һөнәри үсеше" - "Мәгариф хәбәрләре" электрон журналының яңа чыгарылышы декабрь саны темасы. Төп тема Россия Федерациясе Мәгариф министры О.Ю. Васильеваның интервьюсында ачыла.
Казан милли тикшеренү технологик университеты "Фән" илкүләм проекты буенча дәүләт биреме кысаларында тикшеренүләр башкаруга заявкалары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланды - 2023 елга университетта ике яңа лаборатория барлыкка киләчәк.
ТР Президенты карамагындагы фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләре комиссиясе 2020 елда бу премияләргә дәгъва итүчеләрдән гаризалар һәм хезмәтләрен кабул итә башлады. Аларны 2020 елның 1 мартына кадәр тапшырырга кирәк.
6-9 февральдә Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Конгресста РФ субъектларыннан һәм башка илләрдән 250дән артык авыл яшьләре вәкилләре катнашачак.
28 декабрьдә Казанда Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Абилимпикс» V илкүләм чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Мәгариф һәм фән министры чарада катнашучыларга ярышларда лаеклы чыгыш ясаулары өчен рәхмәт әйтте.
Татарстан укучылары өчен кышкы каникуллар чорында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мәдәни каникуллар” проекты тормышка ашырылачак.
2020/21 уку елында Россия югары уку йортларына барлыгы 525 663 бюджет урыны бирелгән. Иң күбесе бакалавриат программалары буенча - 302 776 урын. Специалитетка 76 мең каралган.
Россия юстиция министрлыгы 2020 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниесен раслаучы Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең уртак боерыкларын теркәде.
ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бертуганнарны бер мәктәп яки бакчага кертү турында законны уңай бәяләде. Бу хакта фикерен ул журналистларга матбугат конференциясендә җиткерде.
28 декабрьдә Менделеевск районында район мәгариф оешмаларының планлы күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә министр урынбасары - мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.