Казанның 111 нче мәктәбендә параспорт фестивале узды. Спорт чарасы «Перспектива» Инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы һәм Ingka Centres компаниясенең уртак федераль социаль проекты кысаларында узды.
Казанда Халыкара компетенцияләр үзәге базасында биш яңа остаханә ачылды. Мәйданчыклар җитмештән артык эш урынын сыйдыра, аларда Татарстан икътисады өчен заманча белгечләр әзерләячәкләр.
28 декабрьдә Казан сәүдә-икътисадый техникумы базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов V милли «Абилимпикс» чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар, экспертлар белән очрашачак.
Бүген Казанның Киров районында урнашкан «Салават күпере» микрорайонында «Друзья» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 220 урынга исәпләнгән, шуларның 120-се ясле яшендәге балалар өчен.
Лениногорск политехника көллиятендә һәм Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә остаханәләр ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, районнар администрациясе, эш бирүчеләр, шулай ук һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
26 декабрьдә Казанда «Форд Соллерс» һөнәри белем бирү оешмаларында «Мехатроника» юнәлеше буенча дуаль белем бирү системасын кертү проектының өченче этабына нәтиҗә ясады.
"Сириус" фәнни-технологик университеты "Ясалма интеллект технологиясенә төшенү" дип аталган яңа белем бирү программасын башлап җибәрә. Ул студентларга һәм инде эшли торган яшь белгечләргә исәпләнгән.
23-25 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” комплексы базасында укучыларның туган (чуваш, удмурт, мари, мордва) телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Казан милли тикшеренү технология университетында 2023 елда ике яңа лаборатория булдырылачак.
Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм китай теле кафедрасы профессоры Дмитрий Мартыновның ике мәкаләсе Википедия фикеренчә ел мәкаләләре исемлегенә керде.