Яңа ел каникуллары көннәрендә балаларны кышкы күңел ачулар, Яңа ел бал-маскарадлары гына түгел, ә олимпиадалар, укыту-тренировка җыеннары, интеллектуаль конкурслар да көтә. Өлкәннәр Татарстан укучылары өчен төрле чаралар әзерләде.
18 декабрьдә Казанның 155 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Учи.ру мәктәптә программалаштыру көне узды. Акциядә 100дән артык укучы катнашты.
23-25 декабрьдә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә туган телләр һәм әдәбият буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
«Комсомольская правда – Казань» газетасы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» дип аталган тавыш бирү чарасы үткәрә.
19 декабрьдә Казанда мәгариф оешмаларының профессорлар-укытучылар составы, фәнни-тикшеренү оешмалары, аспирантлар һәм студентлар арасында Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру темасына фәнни-гамәли тикшеренү эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
2019 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Гатин катнашында үтте.
16-22 декабрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында тормыш иминлеге нигезләре буенча укыту-тренировка җыеннары башланды.
18 декабрьдә Чаллыда махсус гомуми белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче укучылар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен XI Бушидо кубогына мини-футбол буенча шәһәр беренчелеге узды.
Казанда соңгы 12 елда 16820 урынга исәпләнгән 118 яңа балалар бакчасы барлыкка килде, ә якындагы ике елда тагын 20 мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла. Татарстан башкаласы башка миллион халкы булган шәһәрләр арасында балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру буенча алда бара. Бүген, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, беркайда да балалар бакчаларын төзү һәм төзекләндерү темплары күзәтелми.
18 декабрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министры О.Ю. Васильева рәислегендә яшь талантларга ярдәм итү буенча Милли координация советы утырышы узды.