16-22 декабрь көннәрендә “Дуслык” комплексы базасында физик культура буенча укыту-тренировка җыеннары башланды.
19 декабрьдә 13:00 сәгатьтә транспорт тармагына багышланган "Рульдә кем?" Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан "ПроеКТОрия" порталы белән берлектә оештырылды.
17 декабрьдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган IV Халыкара хәйрия кадетлар балы узды.
16-22 декабрьдә “Дуслык” комплексы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге 2020 елда узачак география, астрономия, химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы алдыннан укыту-тренировка җыеннары үткәрә.
8-14 декабрь көннәрендә Ижауда «А.Н. Колмогоров истәлеге кубогы» XXIII Халыкара математика турниры узды. Биредә 9-11 сыйныф укучыларыннан торган 52 команда катнашты, алар арасында - Казаннан дүрт команда һәм Яр Чаллыдан бер команда бар иде.
17 декабрьдә Буа шәһәрендә район мәгариф оешмаларында узган планлы күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
2019 елның 16 декабрендә Түбән Новгородта «Театраль Идел буе» Идел буе федераль округының иң эре яшьләр сәхнә сәнгате фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.
2019 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында район мәгариф оешмаларының планлы күчмә тикшерүләре йомгаклары буенча киңәшмә узды.
Рус географик җәмгыяте һәм "Яндекс" ил өчен әһәмиятле проектлар өстендә бергә эшләячәк. "Яндекс.Карта"да топонимнарны стандартлаштыру буенча уртак эш планлаштырыла.
Казанда «Добрый футбол» хәйрия турниры узды. Әлеге чара республиканың төрле шәһәр-районнарынна 138 баланы һәм 15 оешманы берләштерде.