ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Туган илнең иминлеге өчен көрәштә тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән якташларыбызның исемнәрен мәктәпләргә бирү – яшь буынга илебезнең каһарман уллары турында сөйләүнең, алар истәлеген мәңгеләштерүнең күркәм ысулы.
Татарстан – “Герой исемен – мәктәпкә” Бөтенроссия акциясендә иң актив катнашучы төбәкләрнең берсе.

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
7 майда Идел буе спорт һәм туризм академиясендә Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча I республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы үткәрелә. Олимпиаданың читтән торып үткәрелгән этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән йөздән артык мәктәп укучысы Татарстан тарихын белүдә язмача көч сынашачак.

5
май, 2015 ел
сишәмбе
Азнакай районында сәләләтле балаларны яклауга, техник иҗатны үстерүгә зур игътибар бирелә. Менә икенче елын мәгариф идарәсе һәм Балалар иҗат үзәге, "Нефтемаш" заводы белән белән берлектә, “Яшь техник” күргәзмәсе оештыра.
Кукмара районы мәшгульлек үзәге 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга өстәмә белем бирү һәм эшче, инженер һөнәрләрен популярлаштыр үтәү буенча күпкырлы эш алып бара. Шушы көннәрдә Кукмара 3нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен тегү фабрикасына экскурсия оештырылды.
Татарстанда Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган республикакүләм рәсем конкурсы дәвам итә. Әлеге бәйге “ТР Тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың 5 еллыгы кысаларында үткәрелә. 2015 елның 20 гыйнварында башланып киткән бәйгедә республика мәктәпләрендә укучы, балаларга өстәмә белем бирү оешмаларында, шулай ук балалар сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче өч йөздән артык укучы һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан 28 студент катнашты.
Алабуга шәһәренең ятим балалар йортында Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеена багышланган бәйрәм алды әзерлеге башланды. Балалар үз куллары белән Бөек Ватан сугышы темасына патриотик стендлар ясадылар. Ул стендларда сугыш елларынды яшәгән ятимнәр тормышыннан эпизодлар күрсәтелгән.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
19-23 май көннәрендә Татарстан башкаласында эшче һөнәрләр буенча “WorldSkills Russia” илкүләм чемпионаты финалы уздырыла. Аны “Ворлдкиллс Россия” берлеге – Россиянең “WorldSkills International” оешмасындагы вәкиле һәм “WorldSkills” стандартлары буенча һөнәри осталык конкурсы операторы оештыра. Чемпионат ТР Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
Бүген Казанның 1 Май мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Союз-2015 - Җиңү варислары" Бөтенроссия хәрби-спорт оешмалары һәм кадетлар корпусы җыены ачылды. Тантаналы чараны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачты.
2015 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм, шулай ук, гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен «Яшь программист» XIX Республикакүләм бәйгесе тәмамланды.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясендә укучыларның математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын игълан иттеләр. Бүләкләү тантанасында РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов һәм системаның башка җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International