10-15 ноябрьдә Мәскәүдә “Россия Ел тәрбиячесе -2014” V Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабы уздырыла, анда Россиянең 62 төбәгеннән тәрбиячеләр катнаша. Конкурста Казанның 151 нче балалар бакчасы укытучы логопеды Виолетта Тарасова Татарстан Республикасы данын яклаячак. Шуңа кадәр ул “ТР Ел тәрбиячесе-2014” республикакүләм конкурсында җиңгән.
8 ноябрьдә Саров шәһәрендә югары сыйныф укучылары арасында “А.Н. Колмогоров истәлегенә кубок” дип исемленгән XVIII Халыкара математика турниры узды. Әлеге турнирда республикабыз данын яклаган тугызынчы сыйныф укучылары (Әмир Ягудин һәм Камилә Мөхәммәтшина, Артур Бикеев (Казан шәһәренең 113нче лицее), Алия Хәсәнова (Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе), Яков Шубин һәм Рәсүл Хакимуллин (Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясе)) беренче урынны яулады һәм яшүсмерләр лигасында Кече кубок белән бүләкләнде.
1 ноябрьдә Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы базасында РФ Президент Аппаратының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Юрий Золотарев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында Идел буе федераль округы кадет мәктәпләре һәм кадет мәктәп-интернатлары җитәкчеләре өчен округ җыелышы узды.