ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
30-31 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы мәктәпләрендә хәрби хезмәткә кадәрге яшьтәге укучылар арасында “Ватанны сакларга әзер!” дип аталган республикакүләм ярышлар узды. Ярышлар хәрби хәзерлекне билгели торган бәйгеләрдән торды.

1
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Укучыларның көзге каникул чорында Балык Бистәсе районы мәктәпләреннән 17 укытучы санаторийга ялга китәчәк. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитетында әйтүләренә караганда, алар Яшел Үзән, Менделеевск шәһәрләрендә ял итәчәкләр.
Нурлатта 12 ноябрь көнне үзәк китапханәнең барлык филиалларында бердәм Мәдәният дәресләре үтәчәк.Бу көнне Мәдәният елы кысаларында үткәрелә торган “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-белем бирү проектына старт биреләчәк.
Зәй районы мәгариф өлкәсендә, “Граждан шәхесен формалаштыру” муниципаль программасын гамәлгә ашыру максатында, үзенчәлекле эш алымнары кулланыла. Түгәрәк өстәлнең чираттагысы Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә үтте. Биредә район педагогларына авыл җирлегендә бакчадан алып югары сыйныфларгача балаларга патриотик тәрбия бирү, шәхес буларак формалаштыру алымнары күрсәтелде.

31
октябрь, 2014 ел
җомга

Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов очрашуы вакытында Татарстан белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булачак дигән килешүгә ирешелгән.

Нурлат коррекция интернат-мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Һәрвакыт яңарып торган мәктәпне туган көнендә педагоглар һәм хезмәт ветераннары, кунаклар котладылар, аның тарихын барладылар.


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 30 октябрьдә Казанда Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләре, имтихан кабул итү пункты җитәкчеләре һәм БДИ уткәрү координаторлары  катнашында республикакүләм җыелыш узды.
Татарстанның берьюлы дүрт урта һөнәри белем бирү оешмасы октябрь ахырында Санкт-Петербург шәһәрендә уздырылган “Россиянең 100 иң яхшы урта һөнәри белем бирү оешмасы” конкурсы лауреаты булды. Алар – Түбән Кама технология көллияте, Е.Н.Королев ис. Түбән Кама политехник көллияте, Түбән Кама индустрия техникумы, В.П.Лушников ис. Казан нефтехимия көллияте.

29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
24 октябрьдә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының үзәк оештыру комитеты утырышы узды. Катнашучылар Олимпиаданың региональ һәм йомгаклау этапларын оештыру һәм уздыру, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын үткәрү Тәртибенә үзгәрешләр кертү, региональ һәм йомгаклау этапларын үткәрү вакытлары, Олимпиаданың йомгаклау этабын үткәрү урыны һәм катнашучыларның саны турында фикер алыштылар.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
29-31 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм А.Н. Туполев исемендәге милли тикшеренү техник институтының беренче курс студентлары арасында БДИ-2014 контроль үлчәү материаллары буенча мәктәп программасы үзләштерүдән калган белемнәр мониторингы уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International