ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Ел ахырына кадәр Германиянең Hettich заводы Чаллының 114нче училищесын үз җиһазлары һәм фурнитура белән бушлай тәэмин итәчәк. Быел әлеге уку йортына беренче тапкыр йорт җиһазлары ясаучы белгечләр әзерләү өчен 24 студенттан торган төркем җыйдылар.

Киләсе елда Нурлат районының «Заречный» лагеренда балалар өчен ачык бассейн төзеләчәк. Җәйге чорда балаларның су коену урыны проблемасын шул рәвешле уңай хәл итүгә “2014–2020 елларда авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль программасы ярдәмгә килгән.


14
ноябрь, 2014 ел
җомга

Зәй мәгариф идарәсе ”Educare” Сингапур компаниясе белән берлектә тормышка ашырыла торган ”Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын яхшырту” проекты кысаларында 2, 6, 7 нче мәктәпләрдә тагын ике көнлек укулар үткәрде.

17 ноябрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә парламент дәресләре уздырыла.
Мондый дәресләр ел саен ТР Дәүләт Советы инициативасы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Быел парламент дәресе 6 нчы тапкыр була һәм ул парламентның 20 еллыгына багышлана.

17-19 ноябрьдә республика олимпиада үзәгендә III республика тарихи-хокукый турнир була. Анда Казан, Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Мамадыш, Лениногорск, Түбән Кама, Кукмара, Югары Ослан һәм Балтач районнарыннан сайлап алу турларыннан узган 18 команда катнашачак. Турнир барышында 9-11 сыйныф укучылары тарих һәм хокук буенча тупланган белемнәрен тәҗрибәдә кулланырга өйрәнәчәк, фәнни эзләнүләрнең төп юнәлешләре белән танышачак, яңа фәнни-тикшеренү алымнарын үзләштерәчәк.

 

13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Мәктәпләрдә укытучылар гадәттә бирә торган хисаплар саны быел 25 процентка, ә балалар өчен уздарыла торган мәдәни чаралар 30 процентка кыскартылган. Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында узган очрашуда ТР Премьер –министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тулырак тукталып үтте.
Казанда дүрт ел рәттән үткәрелеп килгән "Фикерләр очышы" телевизион конкурсы 2014 елдан башлап 12нче тапкыр уздырыла торган авиация һәм һавада очу тарихы буенча А.Ф.Можайский исемендәге халыкара олимпиаданың төбәк туры була. Ярышлар 1 октябрьдән 30 апрельгә кадәр дәвам иттерелә.
2014 елның 1нче октябреннән 31нче октябрьгә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 61 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 29 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында (алар түбәндә таблица формасында күрсәтелгән). 4 мөрәҗәгать буенча фактлар расланды, тагын 2 мөрәҗәгать өлешчә расланды, 15 әлегә тикшерелә.

Кичә Московский шәһәрендә (Мәскәү составына керә) “Россиянең ел тәрбиячесе-2014” бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы финалының 10 лауреаты исемнәре игълан ителде. Бу исемлеккә конкурсның төбәк этаплары җиңүчеләре – иң яхшы 62 тәрбияче арасында үткәрелгән бәйге сынауларында югары нәтиҗәләр күрсәткән Казанның 151 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Виолетта Тарасова да кергән.

10-12 ноябрьдә Казан милли тикшеренү технологияләр университеты базасында беренче Фән фестивале үтте. Фестивальдә катнашучылар «IT-парк»та, «Идея» технопаркында, «Химград» технополисында булдылар. Биредә алар әлеге фәнни үзәкләр эшчәнлеге белән танышты һәм үзләрен берникадәр дәрәҗәдә булачак галимнәр итеп хис итә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International