ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
15 ноябрьдә Казанда I "Глаголица" республика балалар әдәби премиясенә нәтиҗәләр чыгарылды. Премияне гамәлгә куючы - "Счастливые истории" хәйрия фонды. Чара "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында узды.

Татар телле булмаган студентлар һәм магистрантлар өчен бүген татар теле буенча VII Республика вузара студентлар олимпиадасы уздырыла. Аны Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты һәм аның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниара коммуникацияләр бүлеге гомуми лингвистика, лингвокультурология һәм тәрҗемә белеме кафедрасы оештыра.

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты, татар мәдәнияте сакланышына, үсешенә этәргеч бирүдә өстәмә шартлар булдыруны максат иткән әлеге проект алдына студентларның татар телендә сөйләшү мөмкинлекләрен ачыклап, аларны үстерү; хәзерге заманда татар теленең гамәлдә файдаланышы, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле лингвистик һәм социомәдәни белемнәрне пропагандалау; белем баскычларының югарысына менгән яшьләрне мәдәниятләр диалогы һәм толерантлык рухында тәрбияләү кебек бурычлар куелган.

2014 елның 14 ноябрендә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль берәмлек мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, көллият һәм техникум директорлары катнашында Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе узды.
2015 елда дәүләт имтиханын вакытыннан алда һәм төп этапта тапшыру өчен гаризаларны 1нче февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

15 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә яңа балалар бакчасы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев катнашты.

17 ноябрьдә иртәнге сәгать җидедә Алабуга шәһәре ятим балалар йортының “Кояш балалары” исемендәге төркеме һәм Алабуга шәһәре өлкәннәр йортының “Алтын Яшь” төркеме вәкилләре “Үз шәһәреңне чисталыкта тот” дип аталган акция үткәрде.

21 ноябрьдә Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Ситуацион-мәгълүмати үзәгендә югары уку йортлары сыйфаты мәсьәләләре буенча студентлар һәм абитуриентлар өчен on-line консультация үткәреләчәк.

16
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең татар җәмәгатьчелеге белән эшләү бүлеге һәм “Зәкәт” хәйрия фонды теләкләре булган барлык кешеләрне дә (җенес, яшь һәм нинди диндә булуларына карамастан) татар телен өйрәнү курсларына чакыра.


15
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Сочида Роботехника көннәре башланды, аның кысаларында Бөтендөнья роботлар олимпиадасы WRO-2014 узачак.

Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе башкалардан үзенең халыкчанлыгы белән аерыла. Татарстанда гомер кичерүче төрле милләт балаларына үз ана телләрен өйрәтүдән тыш, биредә башка халыкларның бай мәдәни мирасы белән таныштыруга да зур игътибар бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International