ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2012 ел
сишәмбе
Ул очракта имтихан тотучыларга якындагы күрше районда сыналырга туры киләчәк. Вузга керү өчен кирәкле ирекле имтиханнарга кагыла бу.

19
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
21 апрельдә Казан беренче тапкыр “Тоталь диктант” бөтенроссия флешмобына кушылачак. Халыкның грамоталылыгын һәм рус телендә язу культурасын үстерү чарасы Казан илкүләм фәнни-тикшеренү техник университеты-КАИ, 75 нче гимназия базасында, Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры янында - Пушкин һәйкәле янәшәсендәге мәйданда үткәреләчәк.

18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
Кичә РФ Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович Казанда “Яшүсмерләр сигезлеге” Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашуда Россия икътисадын диверсификацияләүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда старт алган “Яшүсмерләр сигезлеге” Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашуда аларга Татарстанның теләсә кайсы югары уку йортына кергәндә ярдәм кулы сузарга вәгъдә итте.
Быел августның 15ләрендә файдаланылышка тапшырылып, киләсе уку елыннан Татарстан башкаласы Казанда, ил күләмендә беренче булып, IT-лицей-интернат ачылачак.

16
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.

13
апрель, 2012 ел
җомга

Русиянең балигълык яшенә җиткән балалары менә берничә ел инде бердәм дәүләт имтиханы биреп изалана. Илне алгарышка илтәчәк, инновацияләр, модернизацияләр, нанотехнологияләр белән генә эш итәчәк фәһемле, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләп үстерү өчен нәкъ менә БДИ кирәк булган икән. Һәрхәлдә, мәгариф реформаторлары безне әнә шуңа инандырырга тырыша.


12
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Югары технологияләр өлкәсендәге әлеге технопарк 16 апрельгә кадәр өлкән сыйныф укучылары арасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының 24 нче йомгаклау этабын кабул итә. Бүген биредә аның тантаналы ачылышы үтте.
11-нче апрель “Казан ярминкәсе” ААҖ дә ТР Мәгариф һәм фән, ТР хезмәт, мәшгуллек һәм социаль яклау министрлыклары, Казан шәһәре мэриясе ярдәме белән “Мәгариф. Карьера” XII махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.

10
апрель, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан исеменнән 15 укучы чыгыш ясаячак Казанда «ИТ-парк» технопаркында 10-16 апрель көннәрендә укучыларның информатика буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы уза. РФнең 83 төбәгеннән 266 укучы үзләренең информатика буенча белемен күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International