ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 9 нчы декабрендә Губерния канцеляриясе бинасында (Казан Кремле, Татарстан Республикасы Презинденты Аппараты) “Илем киләчәге – минем кулларымда” республикакүләм коррупциягә каршы юнәлешле иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы узды.
2011 елның 7 нче декабрендә Г.Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗаты сараенда наркотикларга каршы республика бәйгеләренең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

9
декабрь, 2011 ел
җомга
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карары буенча мәктәп автобусларына һава торышы начар булган көннәрдә балаларны йөртү тыела, укыту исә өйдә дистанцион рәвештә үткәрелә. Бу турында бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының республикада юл хәрәкәте иминлегенә багышланган уртак утырышында хәбәр итте.
Коррупциягә каршы тәрбияне, укучыларның, укытучыларның, мәгариф учреждениесе педагогларының хокук культурасы дәрәҗәсен, закон бозуга каршы эшчәнлек элементларына карата түземсезлеген үстерү максатыннан декабрь аеның беренче декадасында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы юнәлтелгән чаралар үткәрелде.

8
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Әдәбият белеме, сәнгать белеме, мәдәният тарихы өлкәләрендә һәр дәрәҗә мәгариф субъектларында филологик, интеллектуаль һәм эстетик үсеш; мәктәп һәм вуз фәннәрен интеграцияләү шартларында үсеш; яшь галимнәрне шәхес буларак формалаштыру максатларыннан 2012 елның 25-27 гыйнвар көннәрендә Т.А. Геллер хәтеренә багышланган “XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика” (“Татьяна көне”) IX республика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.
2007 елдан башлап, ел саен Мәскәүдә “Туган тел, шул исәптән рус теле укытучыларының мастер-классы” Россиякүләм бәйгесе үткәрелә. Әлеге бәйгене үткәрүнең максаты – иң яхшы туган тел белән рус теле һәм әдәбияты укытучыларның педагогик тәҗрибәсен тарату; туган телне өйрәнгәндә алынган белемнәргә таянып, туган телләргә укыту методикасының инновацион элементларын ачыклау һәм күрсәтү; иҗади эшләүче Россия халыклары туган телләре укытучыларына ярдәм итү; “Туган тел һәм рус теле укытучысы” һөнәре престижын күтәрү.

6
декабрь, 2011 ел
сишәмбе
2011 елның 6 нчы декабрендә Казан шәһәренең “170 нче урта гомумбелем мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесе базасында 2012 елда узачак бердәм дәүләт имтиханнарының муниципаль координаторлары һәм мәгълүмат базалары операторлары республика семинары узды.
2011 елның 5 нче декабрендә Татарстан Республикасының гомумбелем учреждениеләре арасында V Республикакүләм сайтлар бәйгесе ачылды. Беренче тур читтән торып үткәрелә (проектлар алдан сайлап алына) һәм 2011 елның 23 нче декабренә кадәр дәвам итә.
Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем бирү учреждениеләренә кабул итүнең яңа кагыйдәләре проектын тәкъдим итте. Анда льготага ия булучыларның үз өстенлекләреннән бары тик бер югары уку йортында бер белгечлектә генә файдалану хокукы беркетелгән.

5
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 22-27 нче ноябрь көннәрендә «Байтик» компьютер лагере базасында (Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Крутушка бистәсе) информатика белән мавыккан мәктәп укучылары өчен республикакүләм укыту сменасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International