Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
5
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
«Илем киләчәге – минем кулларымда» республикакүләм сочинениеләр бәйгесе
«Илем киләчәге – минем кулларымда» республикакүләм сочинениеләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйге республика гомумбелем учреждениеләренең 1-11 нче сыйныф укучылары арасында коррупциягә каршы дөньяви карашны формалаштыру максатыннан игълан ителгән иде.
2
декабрь, 2011 ел
җомга
Иң яхшы фәнни-эзләнү һәм иҗат эшкәртмәсе, җәмәгать куркынычсызлыгы, терроризм һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендә социаль кыйммәткә ия булган проект бәйгесе нәтиҗәләре
2009-2011 елларга Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча Республика максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының югары уку йортлары укытучылары һәм институтларның фәнни хезмәткәрләре арасында иң яхшы фәнни эзләнү һәм иҗат эшкәртмәсе, җәмәгать куркынычсызлыгы, терроризм һәм эстремизмга каршы тору өлкәсендә социаль кыйммәткә ия булган проект бәйгесе үткәрелгән. Проектлар җәмәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә алдынгы белгечләр тарафыннан экспертлар бәяләве аша узган. Экспертлар комиссиясе карары һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011 ел, 23 нче ноябрь, 5532/11 номерлы карары нигезендә бәйгенең 3 җиңүчесе һәм 3 лауреаты расланган.
“Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” XII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе
Халыкара хезмәттәшлекне һәм сәнәгать кооперациясен активлаштыру, халыкара үсеш тәҗрибәсен гомумиләштерү, алга таба нанофән үсешен камилләштерү буенча чаралар булдыру һәм нанотехнологияләрне техника һәм сәнәгатьнең төрле өлкәләренә кертү максатыннан, 2011 елның 30 нчы ноябреннән 2 нче декабренә кадәр Казанда “Сәнәгатьтә экологик куркынычсыз нанотехнологияләр” юнәлеше буенча “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” XII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.
2011 елда талантлы яшьләрне бүләкләү тантанасы
2011 елның 16 нчы декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең россия һәм чит илләрнең алдынгы белем бирү үзәкләрендә кадрлар әзерләү максатыннан оештырылган “Алгарыш” грантлар программасы буенча чыгарылыш укучыларының IV форумы кысаларында бөтенроссия олимпиадалары, конкурслар, конференцияләр җиңүчеләре исәбеннән (“Мәгариф” өстенлекле милли проекты кысаларында) талантлы яшьләрне бүләкләү тантанасы үткәреләчәк.
30
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Вуз һәм ссуз чыгарылыш студентларының һөнәри квалификацияләрен бәйсез рәвештә бәяләү
“Мәгарифне үстерү” федераль максатчан программасы тормышка ашырылуның беренче елы нәтиҗәләре буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы Сертификацияләү һәм һөнәри квалификация үзәкләре концепциясен булдырды. Әлеге үзәкләр мәгариф учреждениесендә диплом алып чыккан колледж һәм вуз студентларыннан имтихан ала торган булачаклар.
Югары белем: диплом һәм һөнәр алуга хокук
Россиянең халыкара икътисади тирәлеккә интеграциясе, тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү һәм тормыш дәрәҗәсен үстерү ихтыяҗы белгечләрнең әзерлек дәрәҗәсе һәм квалификациясенең эш сыйфатына карата заманча таләпләргә һәм тиз алышына торган хезмәт базары конъюнктурасы шартларына яраклы булуы мәсьәләсен кискен куялар.
Уку йортларын иҗтимагый-һөнәри аккредитацияләү
Россиядә, дәүләт аккредитациясе белән беррәттән, белем бирү сыйфаты экспертизасы нигезендә уку йортларын иҗтимагый-һөнәри аккредитацияләү актив рәвештә кертелә.
Белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә систем үзгәрешләр
Белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә систем үзгәрешләр әлеге сорауга комплекслы якын килгән очракта гына мөмкин. Әлеге якын килү Мәгариф үсешенең 2011-2015 елларга исәпләнгән федераль максатчан программасын тормышка ашыруны тәэмин итә.
Белем бирү сыйфатын бәйсез рәвештә бәяләүгә сорау арта
Россия мәгариф системасын модернизацияләү һәм бәйсез экспертлар оешмалары эшчәнлеген активлаштыру уку йортларының тышкы бәйсез рәвештә бәяләү һәм иҗтимагый аккредиитацияләүгә кызыксынуларын шактый арттырды.
Белем бирү сыйфатын бәйсез рәвештә бәяләү системасы кертелә
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белем бирү сыйфатына иҗтимагый бәя бирүне үстерүгә һәм һөнәри белем бирү программаларын аккредитацияләүгә ориентлашкан проектларны үстерү өстендә эш башлыйлар. Белем бирү сыйфатын бәяләү өчен кораллар булдыру эше алып барыла.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз