ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
Коррупциягә каршы юнәлешле чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Илем киләчәге – минем кулларымда” республикакүләм сочинениеләр бәйгесен игълан итте.
“Российская газета"да бүген, 22 нче ноябрь көнне, Мәскәү вакыты буенча 11.00дән алып 12.00гә кадәр сәламәтлекләре ягыннан чикләнгән балаларга белем бирү мәсьәләләренә багышланган “Кайнар линия” эшләячәк.

18
ноябрь, 2011 ел
җомга
EF International Academy 10-11 сыйныф укучыларын EF компаниясенә нигез салган Бертиль Халт стипендиясенә бәйгедә катнашырга чакыра. Стипендия алты җиңүчегә 2012 елның сентябрь аеннан башлап A-LEVEL һәм IB DIPLOMA чит ил университетларына әзерлек программалары буенча һәм Оксфордтагы, Торбей яисә Нью-Йорк шәһәрләрендәге EF International Academy мәктәпләренең берсендә укырга мөмкинлек бирә.
EF Education First компаниясе өлкән сыйныф укучылары арасында (15-18 яшь) “The Future of Olympic Games” темасына инглиз телендә язылган сочинениеләр бәйгесен игълан итә.
17 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Республика ата-аналар советының Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры А.Х. Гыйльметдинов белән беренче тапкыр очрашуы үтте. Очрашуда Татарстан Республикасының 24 муниципаль берәмлегеннән 28 ата-ана катнашты.
Биштән артык югары уку йортына укырга керергә документлар тапшырып укырга кергән абитуриентларны вузлардан рәхимсез рәвештә куачаклар. Андый абитуриентлар меңләгән булуы ачыкланган.

17
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров Казан (Идел буе) федераль университетында республика вузларында белем алучы студентлар белән очрашты.
2011 елның 22-27 нче ноябрь көннәрендә “Байтик” компьютер лагере (Крутушка бист.) базасында IT-JUMP республика проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен Web-программалау буенча профиль сменасы үткәреләчәк.
Мәгълүмати технологияләр интернаты Универсиада авылы комплексының берсендә урнашачак һәм Казан Идел буе федераль университеты карамагында эшләячәк.
Татарстан мәктәпләрендә 200 автокласс булдырылган. Бу турыда Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы барышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International