ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген 11 нче сыйныфлар чит телләрдән һәм химиядән Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Аерым алганда, инглиз теленнән – 1720, немец теленнән – 60, француз теленнән – 27, испан теленнән 2 кеше сынау тотар дип көтелә. Химиядән имтихан тапшырырга 2800 укучы теләк белдергән.

1
июнь, 2012 ел
җомга
Бүген тугызынчылар сайлап алу предметлары буенча “кече БДИ” тапшыра. 2011-2012 уку елында тугызынчы сыйныфны республикада – 37542, Казанда 9625 кеше тәмамлый.

31
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген 11 нче сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханнарының икенчесен – рус телен тапшырды. Рус теле, математика белән беррәттән, мәҗбүри тапшыру өчен билгеләнгән предметлардан санала. Шул сәбәпле бу имтиханда катнашучылар саны да иң зурысы.
Алдагы еллардагыча рус теле һәм математикадан сынау бирү – мәҗбүри, ә калган предметларны сайлап алырга мөмкинлек бирелә

30
май, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасында бердәм дәүләт имтиханы вакытында 12 укучы БДИ үткәрү кагыйдәләрен бозган өчен куып чыгарылган. Аларга БДИ ны яңадан тапшыру хокукы да бирелмәгән

29
май, 2012 ел
сишәмбе
11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Татарстан буенча имтиханнар уздырылучы 64 пунктта информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре, тарих, биология фәннәре (болар укучы сайлаган фәннәр) буенча сынау биремнәре өләшенде

28
май, 2012 ел
дүшәмбе
Казан мәктәпләренең XI классын тәмамлаучы 6056 укучы өчен бүгеннән бердәм дәүләт имтиханы башлана һәм сынауларның төп “дулкыны” 21 июньгә кадәр дәвам иттерелә.
Быел “Соңгы кыңгырау” гомумшәһәр бәйрәме беренче тапкыр ачык мәйданда – Казанның Идел буе районы Каенлыгында, Сабантуй мәйданында узды. Анда ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казанның 5,5 меңнән артык 11 нче сыйныфны тәмамлаучы чыгарылыш укучылары катнашты.
Тиздән аларның чит телне ни дәрәҗәдә белү-белмәүләрен тикшереп, сайлап ала башлаячаклар.
Татарстанда халыкны инглиз теленә өйрәтү буенча актив эш алып барыла. Моннан берничә ел элек чит тел белүнең мөһимлегенә әллә ни зур игътибар бирмиләр иде.

25
май, 2012 ел
җомга
Русиянең яңа мәгариф министры югары уку йортларында бюджет урыннарын кыскартырга теләге барлыгын белдерде. Татар галимнәре милли белгечләрне дәүләт хисабына әзерләүне саклап калу ягында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International