ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2021 ел
шимбә

Чаллының Яшьлек проспектындагы 63нче комплекста яңа балалар бакчасы төзелеше 258 млн сумга төшәчәк. Учреждение төзелешенә акча Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп биреләчәк.


12
февраль, 2021 ел
җомга

Россия мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Яңа технологияләр мәктәбе» проектында катнашачак 100 белем бирү оешмасы билгеләнде.

Бүген «Белем дөньясы» программасының яңа сезонда беренче чыгарылышы эфирга чыга. Бу сезон мәгариф өлкәсендәге вакыйгаларга бай булырга охшаган.

Стратегик үсеш агентлыгы ярдәме белән гамәлгә торган «Кушыл һәм уңышлы бул!» программасы кысаларында 10 февральдә «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Республиканың балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр өчен Кукмара шәһәренә һөнәри юнәлеш бирүле экскурсия оештырдылар.

Microsoft 13 яшьтән 18 яшькә кадәрге Россия укучыларын һәм студентларны Imagine Cup Junior конкурсында катнашырга чакыра.

Татарстанда Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йорты ярдәмендә оештырылган «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе старт алды.

2021 елда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында минималь чикне узмаган катнашучылар сентябрьдә дәүләт чыгарылыш имтиханнарын (ДЧИ) тапшырачак.

Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру максатларында,  агымдагы елның 11 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясе төбәкләрендә укыту татар телендә алып барыла  һәм татар теле өйрәнелә  торган белем оешмалары җитәкчеләре, татар теле  һәм әдәбияты укытучылары өчен методик вебинар үткәрелде.

9-12 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен тарих фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.

Чара Россия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия Мәгариф академиясенең балачак, гаилә һәм тәрбия институты һәм Милли ата-аналар ассоциациясе белән берлектә оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International