Татарстанда 2019-2020 уку елында Казан энергетика көллияте һәм «Опора Плюс» ҖЧҖ арасында ирешелгән килешүләр нәтиҗәсендә беренче студент хезмәт энергетика отряды төзелде. Казан энергетика көллияте студентларыннан формалашкан «Спектр» отряды хезмәт семестрын инде башлады.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ нәтиҗәләрен 15 августка кадәр бирергә планлаштыра. Бу хакта бүген ведомство җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев туры эфирда хәбәр итте.
2020 елның 22-26 нчы июнендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы юниорларның «Подрост» XVII Бөтенроссия урман конкурсының финал этабын үткәрә. Быел, санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, финал видеоконференция режимында узачак.
Татарстан фотографлары «Илкүләм проектлар: «Татарстан 2020» фотобәйгесендә катнаша ала. Бәйге нәтиҗәләре буенча татарстанлылар республикада илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә алсын өчен районнарда зур фотокүргәзмәләр оештырылачак.
27 июньдә узачак Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсе студентлар өчен концерт видеотрансляциясен, рәсми затлар котлавын, артистлар чыгышын, төрле флешмобларны үз эченә ала.
Бөтен Россия буенча Хәтер һәм дан елының төп проектларының берсе булган "Хәтер уты" акциясе дәвам итә, аның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның һәркайсын искә төшерү.
Иннополис университеты мәктәбе 7-11 сыйныф укучылары өчен онлайн режимда 3-9 августта узачак. Сайлап алу биремнәрен иң тиз 100%ка үтәүче катнашучы, шулай ук математика буенча Innopolis Open 2020 олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары бушлай катнашу өчен сертификатлар алачак. Онлайн-дәресләр Иннополис Университетында урында узучы сменаларга максималь охшаган булачак: 4 сәгать дәвамында укучылар олимпиада биремнәрен чишәчәк, тикшерүләр үткәрәчәк һәм укытучылардан кире элемтә алачак.
Апрельдә Федераль педагогик үлчәүләр институты ресурсларында Бердәм дәүләт имтиханының һәр предметы буенча методик тәкъдимнәр урнаштырылган иде, дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев. Бу хакта ул 2020 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру мәсьәләләре буенча кайнар линия барышында белдерде.
Мәгариф министрлыгы 2020 ел кагыйдәләре буенча тутырылган, әмма чыгарылыш укучыларына вакытыннан бераз иртәрәк бирелгән мәктәп аттестатларын дөрес дип тапты. Тиешле боерык имзаланды, Юстиция министрлыгында теркәлде һәм бастырып чыгарылды.
Урта һөнәри белем бирү оешмаларын яңадан җиһазлауга ел саен 4 млрд сумнан артык акча бүленә. Шул ук вакытта илнең көллият һәм техникумнарының өчтән бере бер компетенция буенча булса да заманча җитештерү остаханәләре булдырган.