РФ Премьер-министры Михаил Мишустин югары уку йортларында 11,4 мең өстәмә бюджет урыны булдыру турындагы карарны имзалады. Әлеге чара Россиядә бушлай югары белем алу мөмкинлеген саклауга юнәлтелгән.
Татарстанда 3 февральдән 30 майга кадәр "Экологик патруль" Бөтенроссия фәнни-белем бирү иҗтимагый-агарту проектын гамәлгә ашыру кысаларында республикакүләм укучылар командаларын конкурс буенча сайлап алу узды.
2020 ел ахырына кадәр Психология һәм мәгариф институты белгечләре эшләгән проектка 450 мең сумнан артык акча бүленәчәк.
Мамадыш үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернатының уку корпусын төзү дәвам итә. Яңа уку корпусы мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләргә зур спорт залы, гимнастика һәм тренажер заллары бүләк итәчәк.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин мәктәп укучылары өчен тимер юл билетларына өстәмә ташлама турындагы карарны имзалады, дип хәбәр ителә Россия министрлар кабинеты сайтында.
Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә дистанцион укуга мәҗбүри күчү чоры педагоглар әзерләүне, шул исәптән яңа мәгълүмати технологияләр өлкәсендә компетенцияләрне үзләштерү мәсьәләсендә, камилләштерергә кирәклеген күрсәтте.
Студентлар Татарстан Республикасының Махсус дәүләт стипендиясен алу өчен конкурста катнашуга чакырыла. Әлеге стипендия дәүләт белем бирү учреждениеләрендә көндезге бүлектә белем алучы, укуда һәм фәнни эшчәнлектә сәләтләрен күрсәтә алган студентларга бирелә.
“Глаголица” VII бәйсез әдәби премиясе игълан ителде. Халыкара бәйгедә 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар үз иҗади сәләтләрен сыный ала. Катнашу бушлай.
Әлки районы Татар Борнае мәктәбендә бакча җиләген куп еллардан бирле үстерәләр. Бө көннәрдә җиләкне җыеп, килосын 150-200 сумнан сата да башлаганнар.
2020 елда Россия Оборона министрлыгының югары хәрби уку йортларына кабул итү беренче тапкыр дистанцион рәвештә уздырыла. Офицерлар, хезмәт бурычларын үтәүдән яисә хәрби хезмәттән аерылмыйча, дистанцион белем бирү технологияләре һәм видеоконференция-элемтә системалары ярдәмендә имтиханнар тапшырачак.