"Мәгариф” милли проекты Татарстанның 100гә якын авыл мәктәбен заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә, 6 спорт залын ремонтларга һәм Казанда 2 яңа мәктәп төзергә ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы материалларында әйтелә.
1 августтан 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгында BILER FORUM - Талантлар Университетының традицион җәйге яшьләр мәктәбе узачак. Форумны оештыручылар: Талантлар Университеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды.
ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәп укучылары өчен 30 нчы Халыкара биологик олимпиадада «көмеш» яулаган Чаллыдан Денис Лисицкий белән очрашты, аңа министрлыктан бүләк тапшырды һәм олимпиадачының җиңүгә ничек килүе турында сорашты.
5-7 август көннәрендә КФУның Алабуга институтында унынчы халыкара мәктәп укытучылары фестивале узачак. Педагогик форумның өч көнлек программасында йөздән артык тематик мастер-класслар, педагоглар өчен ачык лекцияләр, семинарлар, пленар сессия бар. Дискуссия мәйданчыклары да эшләячәк, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.
“Сириус " белем бирү үзәге һәм Яндекс проект сменасын эшләүче студентлар өчен үткәрәчәк. Ике атна дәвамында балалар иң перспективалы IT-проектлар өстендә эшләячәк.
Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте (МТИ) һәм “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) " берлеге сәләтле укучылар өчен яңа санлы сервисларның үзара интеграциясе турында килештеләр.
Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында мәктәп рәсемнәре һәм шигырьләре конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс агымдагы елның 22 апреленнән 9 сентябренә кадәр уза. Барлык эшләр дә Instagram-битендә урнаштырылачак: @Bolgar_Sviyazhsk.
2019 елның 18-22 августында Казанда Татарстан Республикасыннан читтә белем алучы студентларның икенче форумы узачак. Форум техник һәм гуманитар белгечлекләр, IT-өлкә буенча 150 талантлы студентны җыячак. Катнашучыларны бик бай мәдәни программа, нетворкинг-сессияләр, республика җитәкчелеге, эре предприятиеләр һәм бизнес-структуралар топ-менеджменты белән очрашулар, WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты тантанасында катнашу көтә.
Казан шәһәренең 4 нче балалар сәнгать мәктәбенең өченче сыйныфында укучы Яна Петрухина «Һәр халык — рәссам» I Халыкара хәйрия конкурсы кысаларында Бөтенроссия рәсем диктанты Гран-приен алды.
Самара өлкәсендәге фестиваль паркы мәйданчыгында «іВолга-2019» Идел буе яшьләр форумының тантаналы ачылышы узды, ул ел саен Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә. Чарага Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 2 меңнән артык яшь кеше җыелды. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.