ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Мәгариф  министрлыгының рәсми сайтында (https://edu.gov.ru/) РФ Мәгариф министры О.Ю. Васильеваның сорау бирү өчен махсус сервисы (https://edu.gov.ru/opc-view/) эшли башлады. Ул аларга яңа уку елы алдыннан укучыларның ата-аналары белән традицион очрашу кысаларында җавап бирәчәк. Сорауны 2019 елның 20 августына кадәр (бу көнне дә кертеп) бирергә мөмкин.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2019 елның 1 декабренә кадәр медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларны алдан билгеләү буенча эшкә җибәрү мөмкинлеге турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Элегрәк май аенда узган "Дөреслек һәм гаделлек" Медиафорумында кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты директоры Леонид Рошаль шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Ул вакытта дәүләт башлыгы бу тема буенча Хөкүмәт, аерым алганда, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән фикер алышырга вәгъдә итте.

Кремль сайтында медиафорум нәтиҗәләре буенча Президент йөкләмәләре басылды.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларның 2019/2020 уку елына Таҗикстан Республикасы һәм Кыргызстан Республикасы мәктәпләрендә укытучылар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен гаризаларын кабул итүне төгәлли.

23 июльдә " Волга-Янцзы» форматындагы Россия-Кытай Яшьләр форумы кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе, Казанның ике университеты студентлары составында, Кытайның керамика башкаласы һәм илнең икътисадый яктан иң алга киткән шәһәрләренең берсе булган Лилин шәһәренә китте.


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

21 июльдә Сегедта (Венгрия) мәктәп укучылары өчен 30 нчы Халыкара биологик олимпиадага йомгак ясадылар. Россия җыелма командасы ярышларда өч көмеш һәм бер бронза медаль яулады.

20 июльдә Болгар дәүләт музей-тыюлыгы территориясендә «LIGA FORUM»ның беренче сменасын ачу тантанасы булды. Барлыгы Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга һәм Татарстанның башка районнары югары уку йортлары студентларыннан һәм абитуриентларыннан 2350 гариза бирелгән. 49 һөнәри белем бирү оешмасы һәм 32 югары уку йорты вәкилләре «LIGA FORUM» Студентлар мәгариф форумында катнашты. Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының 500 студентын сайлап алу уңышлы узды.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы «Мәгарифне үстерү»дәүләт программасы кысаларында грант алу өчен юридик затлар өчен ачык конкурс сайлап алуын төгәлли.

Гомуми суммасы 300 млн. сумнан артык булган грантлар федераль бюджеттан субсидия формасында җиңүчеләргә биреләчәк. Конкурс рус телендә ачык белем бирүне үстерүгә, рус теленә өйрәтүгә, шулай ук аны популярлаштыру өчен социаль әһәмияткә ия зур чаралар уздыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында 5 июльдән 22 июльгә кадәр "Алан” җәйге күп фәнле (биология һәм физика) мәктәбе узды.


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Иннополиста «Президент Академиясенең Җәйге кампусы» VIII Халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе  ректоры Владимир Мау,  проректоры, Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов һәм башкалар катнашты.

2019 елның 19 июлендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров кушуы буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Владимир Колчин эш сәфәре белән Самара өлкәсенә килде. Форум мәйданчыгында Владимир Колчин «іВолга» округ яшьләр форумының дәүләт хакимияте төбәк органнарының җаваплы вәкилләре һәм Форум дирекциясе белән әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, шулай ук иң зур округ яшьләр чарасы узачак мәйданчыкны тикшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International