ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казан дәүләт медицина университетында кабул итү кампаниясе эшен дәвам итә. Казан ДМУ икенче ел медицина университетына кергән сәләтле яшьләр арасыннан абитуриентларга ярдәм итү программасын гамәлгә ашыра.

Көллият тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм квалификациясен бәйсез бәяләүне бергә алып бару проекты Россиядә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

               2019 елның 15 июненнән 2 июленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең структур бүлекчәсе «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус теле һәм әдәбияты буенча «Логос» V Республика җәйге профиль филология сменасы узды.

12 февральдән 30 июльгә кадәр «Мәктәптә тарих: традицияләр һәм новацияләр» IV Бөтенроссия педагогик осталык конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Чара "Ватан тарихы” фонды, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе тарафыннан үткәрелә һәм тарих буенча иң талантлы, тәҗрибәле педагогларны бүләкләүгә юнәлтелгән.

Казанның 123 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге инвалид булган балалар өчен Татарстанда беренче ресурс бүлмәсен ачу тантанасы булды. Аның инициаторлары -Россиядә Ingka Centres компаниясе һәм «Перспектива» инвалидлыгы булган кешеләрнең төбәк иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре). Казанда проектны башкаручы - «Шәһәр мәгариф үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы якын арада һәр төбәктәге хезмәт базарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, вузларда бюджет урыннарын бүлү методикасын үзгәртергә ниятли. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем бирү министры Михаил Котюков хәбәр итте.

17 июньнән 1 июльгә кадәр узган БДИның төп чорының резерв көннәре штат режимында, җитди тайпылышлар һәм хокук бозуларсыз тәмамланды.

Казанның Совет районы 110-нчы номерлы лицее укучысы Ярослав Давыдов халыкара рәсем конкурсында җиңү яулады. Жюри хөкеменә дөньяның 12 иленнән барлыгы 1068 эш тәкъдим ителде.

Мәскәүдә "Россиянең ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсы финалистлары өчен семинар эшли башлады. Башкалага 85 педагог җыелды, алар төбәк этапларында җиңү яулады.

Ул 2 июльдән 6 июльгә кадәр Татарстан башкаласында узачак. Чараны оештыручылар -Россия антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе, РФАның Н. Н. Миклухо-Маклай исемендәге  Этнология һәм антропология институты, Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды ярдәме белән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International