Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының саны 154 тән 156 га кадәр артты. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында еллык докладны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итте.
2024 елның 12 июлендә Әлмәт муниципаль районының “Кояшлы” сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында яшь геологларның X Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасы узачак.
Быел БДИның төп чорында барлыгы 665 меңнән артык кеше катнашкан, нигездә, быелгы чыгарылыш укучылары.
Татарстан Республикасы башкаласында татар телен өйрәнү буенча бушлай җәйге курслар башланды.
Рособрнадзор РФ Мәгариф министрлыгы белән берлектә белем бирү сыйфатын бәяләүнең яңа методологиясен раслады, ул беренче тапкыр балаларны әзерләү сыйфатына гына түгел,ә мәктәп укытучылары компетенцияләренә дә анализ ясауны үз эченә кертә.
Роспотребнадзор 8 июльдән 19 июльгә кадәр түләүле мәгариф хезмәтләре күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган кайнар линия ача.
Бу хакта ТАССка ведомство җитәкчесе урынбасары Константин Могилевский хәбәр итте.
РФ Мәгариф министрлыгы 2025 елның 1 сентябреннән студентларга педагогик вузлар һәм белгечлекләр өчен аена 15 мең сум күләмендә исемле стипендияләр кертергә тәкъдим итте.
8 июльдән Казан федераль университеты "Җәйге университет" проектында катнашучылар өчен үз ишекләрен ачты.