Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова IV чакырылыш Казан шәһәр думасының 25 нче сессиясендә хәбәр итте
Алабугада педагог Маһинур Фәйзуллинага истәлек тактасы ачылды
Быел конкурс 16 номинация буенча узачак: Гран-при «Ел студенты», «Студентлар иҗтимагый оешмасы», «Студентлар үзидарәсе органы», «Студентлар хезмәт отряды», «Студентларның яшь иҗат коллективы», «Студентлар проекты», «Студентларның ел проекты», «Ел спортчысы», «Ел журналисты», «Ел волонтеры» һ.б. Быел «Ел старостасы» дигән яңа номинация кертелде
Традиция буенча тестны Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгенең татар теле укытучысы, КФУның Каюм Насыйри институты методисты Альбина Вәлиева үткәрәчәк
Имзалау тантанасы 10 октябрьдә Осинский районы территориясендә татар телен саклау мәсьәләсе буенча төбәкара семинар кысаларында узды
Ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасының сайлап алу этабында Татарстан Республикасының 178 гомуми белем бирү оешмасының 516 укучысы катнашты (ai.edu.gov.ru)
11 октябрьдә Мәскәүдә «Россия энергетика атнасында» ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан дәүләт энергетика университеты белән «Россети» ГАҖ һәм «Көч машиналары» АҖ арасында килешү имзаланды
10-12 октябрьдә Ашхабадта «Көчле дәүләтнең яңа дәвере туу чорында сәламәтлек саклау, мәгариф һәм спорт» халыкара күргәзмәсе һәм фәнни конференция узды
20-23 октябрьдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатының финалы узачак
Ярымфиналистларга сәламләү сүзе белән РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев мөрәҗәгать итте