ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Россия Студентлар отряды» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының «классик» номинациясендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча 8 төбәктән 14 отряд финалга чыкты, алар арасында Татарстан командасы да бар. Бәйгегә барлыгы 42 төбәктән 62 гариза кабул ителгән.

5 августта БДИның өстәмә чорында укучылар рус теленнән имтихан тапшырачак. БДИ-2020 катнашучыларының күпчелеге бу предмет буенча июль аенда имтихан тапшырган иде инде. Өстәмә чорда имтиханнар быел БДИ тапшыруга теркәлгән, әмма июльдә имтиханнар бирү мөмкинлеге булмаган, төп чорда авыру яки башка җитди сәбәп аркасында имтиханнарны тапшыра яки тәмамлый алмаучылар өчен үткәрелә.

 «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында яңа уку елында Югары Ослан районының Яр буе Морквашы мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профиль үзәге эшли башлаячак. 


5
август, 2020 ел
чәршәмбе

Быел Күтәмә урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачылачак. Бу көннәрдә әлеге мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре бара.

Казанда 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучыларын IT һәм программалаштыру буенча бушлай курсларда катнашырга чакыралар.

2020 елда НТИ.Junior түгәрәк хәрәкәте Олимпиадасы ярышлар юнәлешләре лидерлары ачык конкурсын игълан итә, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.

 Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьдә укучыларны гадәти форматта кабул итәргә әзерләнә. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.


4
август, 2020 ел
сишәмбе

2020 елда БДИның өстәмә чоры 3 августта башланды. Имтиханнар дүрт көн дәвам итәчәк һәм 8 августта тәмамланачак.

Түбән Камада сигез укучы, бердәм дәүләт имтиханын тапшырып, иң югары нәтиҗәләргә иреште. Узган ел алар нибары алты иде. 

Яңа уку елында Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International