ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2020 ел
җомга

Татарстанда быел уку предметлары буенча БДИның уртача баллы элеккечә Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Татарстанның Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаган егет дүрт фәннән БДИны 400 баллга диярлек тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Татарстан мәктәпләре укуны көндезге форматта 1 сентябрьдән башларга әзер. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Бөтенроссия тикшерү эшләре 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр барачак. 

Быел Яшел Үзән районында барлыгы 622 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлаган. Барысы да урта белем турында аттестат алып чыккан.

14 августта Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе узачак. Автомобильләр кую урынында Татарстан Президенты республика муниципаль районнары башлыкларына мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырачак.

7 августта БДИның өстәмә чорында җәмгыять белеме, химия, физика, профильле математика һәм чит телләрнең язма өлеше буенча имтиханнар узачак.

Россия Мәгариф министрлыгы өзлексез режимда 2020/21 уку елы башлануга әзерлекне алып бара һәм координацияли.

Россиянең 82 төбәге көз көне инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этапларын үткәрүгә әзерлеген раслады. Чемпионатта катнашу өчен сайлап алуда 12 меңнән артык кеше ярыша.

Россия транспорт университеты 20-22 августта көллият һәм техникумнарның 1-2 курс студентлары һәм югары сыйныф укучылары өчен онлайн-лагерь оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International