ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

8 августта 2020 елгы БДИның өстәмә чоры тәмамлана. Бу көнне барлык фәннәр буенча имтиханнар тапшыру өчен резерв көн каралган. Өстәмә чорда имтиханнар быел БДИ тапшыруга теркәлгән, әмма июльдә имтиханнар бирү мөмкинлеге булмаган, яки имтиханнарны төп чорда авыру яки башка җитди сәбәпләр аркасында тапшыра яки тәмамлый алмаганнар өчен үткәрелә

Түбән Кама районының Борок авылы үзәгендә күпфункцияле үзәк төзелә. Анда 14 урынлык башлангыч мәктәп һәм 15 урынлы балалар бакчасы да булачак. 

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда иң күп балл җыйган чыгарылыш укучылары белән очрашты. 

Чирмешән районында, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында, 203 бала ярдәм алачак. Мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тутырырга иганәчеләр ярдәм иткән.

Мәктәп портфеле комплектының составы традицион булып кала – бу канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелма, мәктәп формасы комплектлары.
 

График буенча 5-8 сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләре эше штат режимында 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр, 9 сыйныфларда апробация режимында узачак. Тикшерү алдагы уку елы программасы буенча үткәрелә. 

Россиядә “Минем мәктәп” дип аталучы дәүләт суперсервисы булдырырга җыеналар.

БДИда 100 балл алган укучылар Президент премиясен алачак. Түбән Камада сигез чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханны югары балларга тапшырган. 


7
август, 2020 ел
җомга

2020 елда Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда кырыкка артып, 239га җиткән.

Казан радиомеханика көллиятендә «Электроника» компетенциясенең махсуслаштырылган үзәге базасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары старт ала. Әлеге үзәк «Мәгариф» илкүләм проектының «Мәгариф үсеше» дәүләт программасы кысаларында 2020 елда колледж тарафыннан алынган федераль грант акчасына төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International