Хөкүмәт 2020 елда югары уку йортларына бюджет урыннарга максатчан кабул итү квоталарын билгеләде. Боерыкны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
11 мартта Лениногорскида «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында челтәрле хезмәттәшлекне оештыру» республика семинары узды.
Бүген «Татарстан-24» телеканалында 18.30 сәгатьтә «Белем дөньясы» тапшыруының яңа чыгарылышы күрсәтеләчәк.
2020 елның 12 мартында Йошкар-Олада Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында V Интеллектуаль олимпиадасы финалы ачылу тантанасы узды. Бирегә Идел буеның барлык төбәкләреннән 8-11 сыйныфларда белем алучы 168 укучы килде. Җыелма командаларга муниципаль һәм төбәк сайлап алу ярышларында җиңүчеләр керде.
Казанда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында «Язгы тамчы – 2020» шәһәр фестивале старт алды. Быел анда 28 мәгариф учреждениесеннән 5 меңнән артык студент катнашачак.
Мәгариф министрлыгы мәктәпкәчә, гомуми белем бирү, медицина оешмалары, психолог-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәкләре, балалар интернат-йортлары укытучы-дефектологларын һәм укытучы-логопедларын «Россия дефектологы - 2020» III Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнашырга чакыра.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2 мартта дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ГИА-9) катнашуга тугызынчы сыйныф укучыларыннан гаризалар җыюны төгәлләде.
2020 елның 16 мартында "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының флагман проекты - "Фән" белгечлеге буенча "Россия лидерлары 2020" конкурсының ярымфиналы ачыла.
Казан федераль университетында 10 марттан 13 мартка кадәр I Казан халыкара лингвистика форумы уза, анда Россия, Швеция, Финляндия, Италия, АКШ, Казахстан һәм башка илләрдән галимнәр катнаша.
Ярышларда Татарстан шәһәрләреннән һәм Идел буе федераль округыннан мәктәп укучылары катнашты.