ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте рус теле һәм әдәбияты укытучылары съезды кысаларында "Рус теле һәм әдәбияты буенча бәяләү процедуралары өчен инструментарийларны камилләштерү юнәлешләре» секциясе үткәрде. Биредә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов һәм ведомство белгечләре дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДИА) һәм Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары турында сөйләделәр һәм укытучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Менделеевск гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Ноговицина  Рус сүзле җәмгыятенең II съезды  пленар утырышында катнашты.

Ил икътисадының мөһим тармагына цифрлы технологияләрне кертү турында «Электр энергетикасында диспетчерлаштыру һәм идарә итү» XIV Бөтенроссия ачык яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә фикер алыштылар.

Татарстан мәктәпләрендә педагогик кадрларга кытлык сизелә. Әлеге проблеманы КФУ хәл итәргә тырыша. Югары уку йорты Россиянең педагогик булмаган югары уку йортларында укытучылар әзерләү буенча лидер булды. Бу хакта  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин хәбәр итте.

Киләсе елның беренче кварталында Казан федераль университеты каршында аутист балалар өчен бакча ачылачак. Бүген әлеге югары уку йортының ректоры Илшат Гафуров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

7 ноябрь көнне Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе  укучылары  Самара шәһәрендә Куйбышев мәйданыннан тантаналы марш белән узды. Биредә 1941 елның 7 ноябрендә Куйбышев шәһәрендәге хәрби парадка багышланган Хәтер Парады булды.
2019 елгы Парад соңгы 9 елда иң масштаблыларның берсе булды. Куйбышев мәйданы буенча марш белән якынча 6,5 мең кеше үтте.

8 ноябрьдә Татарстан Республикасында мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башлана.

Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте мәгариф өлкәсендә төбәк ведомстволары арасында уңышлы эшләүче матбугат хезмәтләре исемлегенә керде. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2018-2019 елларда Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе органнары матбугат хезмәтләренең эш нәтиҗәләрен анализлады.

6 ноябрьдә «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында 2018-2019 уку елында  укучылар арасында узган  III Туриада (Спартакиада) җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында 100дән артык кеше катнашты.

1-2 ноябрьдә Ульяновскида мәктәп укучылары командалары арасында "Идел буе федераль округында география" темасына  "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" һәм  "Брейн-ринг" уеннары узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International