ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанның 22 авыл укучысы «Агро НТИ – 2019» конкурсының финал этабында катнашачак. Конкурс авыл мәктәпләреннән яшьләрне милли технологик инициативаның технологик өстенлекләрен эшкә җәлеп итүгә, авыл хуҗалыгында югары технологияле проектлар белән танышуга юнәлдерелгән.

22-23 августта Түбән Новгородта Россия Мәгариф министрлыгы ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларның эшчәнлегенә багышланган округ киңәшмәсе уздырачак.

Татарстанга республика белән танышу өчен 100 ватандаш бала килде. «Россотрудничество» федераль агентлыгы оештырган Россиянең тарихи урыннары буенча ел саен уздырыла торган укыту-белем бирү программасы кысаларында Татарстан Республикасына 4-10 августта якын һәм ерак чит илләрдән  яшь ватандашлар килә.


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

10 августта WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты волонтерларын укытуның чираттагы дулкыны старт алды.

Россиянең 36 төбәгеннән яшүсмерләр "Киләчәккә билет" проекты кысаларында сентябрьдән массакүләм тест узачак.

"РГ" хәбәр иткәнчә, документта сүз ике башкала вузлары өчен "абитуриентларның БДИ буенча уртача баллы" күрсәткечен арттыру (67дән дә ким түгел) һәм шул ук критерийны Россиянең башка вузлары өчен киметү (60тан да ким түгел) турында бара.

Мәктәп формасын сайлау - гади генә бурыч түгел. Чөнки бу  - үзенчәлекле кием, аны киеп  укучы атнага 6  - 8әр көн үткәрә. Яңа киемне сайлаганда, экспертлар түбәндәге моментларга игътибар итәргә киңәш итә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина психологиясе буенча баш штаттан тыш белгече Юрий Зинченко RT белән әңгәмә вакытында ата-аналарга баланы мәктәп тормышына ничек әзерләү турында сөйләде.


9
август, 2019 ел
җомга

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов информатика буенча Халыкара олимпиадада җиңгән Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 11 сыйныф укучысы Илдар Гайнуллинның җиңүен шәрехләде.

Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының ун мәктәбендә һәм ике балалар бакчасында агымдагы елның көзендә шәхси потенциалны үстерү программасын гамәлгә ашыру башланачак, аның инициаторлары – Сбербанк һәм «Киләчәккә өлеш» фонды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International