«Россия мәгарифе» – EDU Russia икенче халыкара форумы Казанда 28 нче февральдән 1 нче мартка кадәр «Казан Экспо»мәйданчыгында узачак. Анда Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы 150 белгече чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
Тукай районының Иске Зирекле авылында 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев һәм башкалар катнашты.
Лаешның сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен интернат-мәктәбенең футбол командасы балалары - Татарстан җыелма командасы әгъзалары лаеклы котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр.
Татарстанда зона этапларында иң яхшы сыйныф җитәкчеләрен, педагог-оештыручыларны һәм психологларны сайлыйлар. «Кеше тәрбияләү», шулай ук «иң яхшы психолог-педагог» бәйгеләренең зона этаплары Теләче һәм Арча районнарында узды. Беренче конкурста номинацияләр арасында - «Сыйныф җитәкчеләре» һәм «Педагог-оештыручылар».
2019 елның 26нчы февралендә Татарстан Республикасы «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.
21нче февральдә Халыкара туган тел көнендә Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү Фонды рәсми рәвештә гамәлгә куелды.
20 – 23нче февральдә итальян, кытай телләре буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы һәм испан теле буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы үткәрелде.
25нче февральдә Казанда “Ворлдскиллс Россия" Fashion skills-2019 методикасы буенча яшь дизайнерлар чемпионаты старт ала. Һөнәри ярышларда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.
Педагогик үлчәүләр федераль институты (ФИПИ) белгечләре химия буенча бердәм дәүләт имтиханының 2019 елгы БДИга әзерлек буенча рекомендацияләр белән яңа видеороликтагы аерым биремнәрне җентекләп тикшерделәр.
2019 елның 18 – 21нче февралендә немец теле буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы уздырылды.