ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

18 – 21нче февраль көннәрендә Республика олимпиада үзәге мәктәп укучылары өчен физика буенча укыту-әзерләнү җыеннары үткәрде.

2030 елга кадәр махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга белем бирүне үстерү стратегиясе проекты фикер алышуга чыгарылган, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Рафыйк улы Шәрәпов Кемерово өлкәсе Губернаторы урынбасары Догадов Валерий Анатольевич һәм Кемерово өлкәсе администрациясенең коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау бүлеге башлыгы Перфильев Юрий Витальевич белән очрашты.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт искәртеп узганча, 2019 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 1нче мартта тәмамлана.

Казанда кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика Спартакиадасы ачылды. Быел унынчы юбилей спартакиадасы Ватанны саклаучылар көненә генә түгел, ә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган. Ярышларда Татарстанның 15 кадет гомуми белем бирү оешмаларының 150 укучысы катнаша.

Бөгелмә машина төзелеше техникумы базасында “Электрон белем бирү һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып белем бирү процессын оештыру" дигән тема буенча Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш төбәге урта һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең гамәли семинары узды.

20нче февраль көнне Балтач районының Б. Зиатдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды.  


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 17 – 19нчы февралендә география буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 

"Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсының зона этабы тәмамланды, анда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 108 педагогы катнашты.

2019 елның 19нчы февралендә В. П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган "ТАССР - Татарстан Республикасы. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International