Татарстан Республикасының сәләтле яшьләрен бүләкләү тантанасы бүген, 7нче декабрьдә, Казан дәүләт яшь тамашачы театрында узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак.
"Гаилә турында өйрәнү" проекты буенча курслар Казан дәүләт мәдәният институтында 5нче декабрьдән 15нче декабрьгә кадәр барачак. Проектта барлык белем бирү оешмалары - балалар бакчалары, мәктәпләр, урта һәм югары һөнәри белем бирү йортлары катнаша.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев БДИ-да уңышлы эшләгән онлайн-күзәтүчеләргә рәхмәт белдерде һәм Рособрнадзорның рәхмәт хатларын тапшырды.
6нчы декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара инвалидлар көне кысаларында I, II и III группа инвалидларга, бала яшендәге инвалидларга һәм аларның вәкилләренә бушлай юридик консультация күрсәтү буенча чара уздырылды.
2016нчы елның 7нче декабреннән 2017нче елның 21нче гыйнварына кадәр "Хезмәткә һәм саклануга әзер" Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү йорты укучылары Спартакиадасының зона этаплары узачак.
Ханты-Мансийсктагы фаҗига сәбәпле, балалар зыян күргән һәм вафат булган авариядән соң, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның барлык чараларга чыгуын, шулай ук автобусларның мәктәп маршрутлары буенча юлга чыгуын муниципаль берәмлекләргә каты контрольгә алу зарурлыгын хәбәр итте.
Россия командасы Гетеборг шәһәрендә узучы EuroSkills-2016 эшче һөнәрләр чемпионатында беренче урын яулады. Бу хактаи WorldSkills Россия генераль директоры Роберт Уразов хәбәр итте.
"Россия 15 882 балл җыйды, бу Россия җыелма командасына беренче урынга чыгарга мөмкинлек бирде",- диде Уразов.
Бөтендөнья инвалидлар декадасы кысаларында Алабуга һәм Казан шәһәрләрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 29-30 ноябрьдә Россиянең Махсус Олимпиадасы программасы буенча XI Республика ярышларының өстәл теннисы буенча зона этабы узды.
Төмәндә 48нче Урал яшь математиклар турниры тәмамланды. Анда Россия Федерациясенең төрле шәһәрләре һәм регионнарыннан 88 команда катнашты. Татарстанны Иннополис, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре тәкъдим итте.
2016нчы елның 1нче гыйнварыннан 30нчы ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаментына 891 мөрәҗагать җибәрелгән, шуларның 685е - ришвәтчелек буенча.
2016нчы елның 1-30нчы ноябрендә 117 мөрәҗәгать кабул итеп алынган, шуның 25е - ришвәтчелек юнәлеше буенча. Мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән 3 факт расланды. 17 мөрәҗагать әле карала, икесе буенча аңлатма бирелгән, гаризачы өчен ике мөрәҗәгать уңай хәл ителде.