ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә Татарстанның көллият һәм техникумнарында WorldSkills 2017 "Яшь профессионаллар"  һөнәри осталык чемпионатының сайлап алу этаплары уза.


10
декабрь, 2016 ел
шимбә

2016 нчы елның 9 нчы декабрендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә рус телле тәрбиячеләр өчен III тапкыр “Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм конкурс үткәрелде. Конкурста 1 нче сайлап алу турын үткән 17 тәрбияче катнашты.

8нче декабрьдән 11нче декабрьгә кадәр бөтен республика көллият һәм техникум студентлары "урта звено активистлары" өчен исәпләнгән уку-иҗади аланда катнашалар.


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Президент Владимир Путин 9нчы декабрьдә ЕuroSkills ярышларында беренче урын алган Россия һөнәри осталык буенча җыелма командасы белән очрашачак.

"Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим 2016" III Республика рус телле тәрбиячеләр бәйгесе финалы 9нчы декабрьдә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә старт алды.

 Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ПҮФИ) биология, география, тарих, химия һәм физика буенча  11нче сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре үрнәкләрен һәм тасвирламаларын бастырды. 11нче сыйныфларда чыгарылыш тикшерү эшләре укучыларның уку хәзерлеген бәяләү максатыннан уздырыла.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

IV Республика тәрбиягә алучы ата-аналар форумы Бөгелмәдә 2016нчы елның 7нче декабрендә узды.

Форум кысаларында опекун, тәрбиягә бала алучыларга теләктәшлек күрсәтү, ятим балаларны гаиләгә урнаштыру, тәрбиягә бала алырга теләүче кандидатларны әзерләү программасын гамәлгә ашыруны үстерүнең актуаль сораулары буенча фикер алыштылар.

Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләрне 220 сәләтле бала - "Мәгариф" проекты җиңүчеләре алды. Бүләкләү Татарстан башкаласында узды. Бүләкләнүчеләр арасында - халыкара, бөтенроссия һәм төбәкара олимпиада һәм бәйгеләредә җиңү яулаган мәктәп укучылары һәм студентлар.

 

Бөгелмә шәһәренең Кольцов урамындагы яңа йортка 30 яшь яшәүче күченәчәк. Йортка күчү Татарстан Республикасы Прмьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында 7нче декабрьдә тантаналы рәвештә узачак.

Татарстанда 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы бүген йомгаклау иншаларын яза. Инша өчен уңай билге алу БДИ-2017гә керегә хокук бирә. Рособрнадзор мәгълүматларына караганда, Россия буена иншаларны 625 меңнән артык укучы язачак (Татарстанда -- 15005 кеше), шул исәптән 621 мең бу елгы чыгарылыш сыйныф укучылары (ТР буенча - 14995 кеше), 14,5 меңгә якын кеше йомгаклау изложениесын язачак (ТР буенча - 392 кеше).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International