ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Казан педагогика көллияте үзенең 140 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Юбилеен уңаеннан оештырылучы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов  катнаша.

Муниципаль берәмлекләр бу максаттан акчаларны үз финанс мөмкинлекләренә карап үзләре бүләләр. Татарстан - балалар өчен бушлай Яңа ел бүләкләренә акча бүлеп бирүче аз санлы төбәкләрнең берсе.

2016нчы елның 8нче декабрендә Әлмәт районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Рус Акташы интернат-мәктәбендә Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында Россиянең Махсус Олимпиадасы XI Республика ярышларының өстәл теннисы буенча зона этабы узды.

2016нчы елның 13нче декабрендә Казан энергетика көллиятендә «Электромонтаж эшләре» компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар - 2017" (WorldSkills Russia) региональ чемпионат өчен сайлап алу этаплары башланды.

13нче декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында кышкы каникуллар ваытында республика шәһәр һәм районнарында бәйрәм чаралары уздыруга багышланган брифинг үтте.

Брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Иҗтимагый Палатсы рәисе Анатолий Фомин, Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев, Казан шәһәре Башкарма Комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов чыгыш ясадылар.

2018нче елда әлегә төзелеп кенә килүче Казан-Экспо күргәзмә комплексында   эшче һөнәрләр арасында WorldSkills Россия Федерациясе Милли чемпионаты узачак. Бу хакта Татарстан командасының Россия җыелма командасы составында EuroSkills-2016 бәйгесендә катнашуына һәм командаларның WorldSkills ярышларына әзерләнүенә багышланган брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сөйләде.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) региональ чемпионатының «Электроника» компетенциясе буенча сайлап алу этабы Казан радиомеханика көллиятендә 14-16нчы декабрьдә узачак. 

2011нче елдан башлап Беренче канал тарафыннан ата-ана каравыннан мәхрүм калган 311 балага видеопаспорт булдырылды. Татарстанда видеопаспорт проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина теләктәшлеге белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә ашыра.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнү буенча киңәшләр бастыруны дәвам итәбез.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016нчы елның 12нче декабрендә 12.00дән алып 20.00гә кадәр, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнарында  бөтенроссия гражданнар кабул итү көне уздырыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында кабул итү түбәндәге адреслар буенча башкарыла: Казан шәһәре, Кремль урамы, 9нчы йорт, Дзержинский урамы, 3нче йорт, Ямашев урамы, 36нчы йорт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International