"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) региональ чемпионатының «Электроника» компетенциясе буенча сайлап алу этабы Казан радиомеханика көллиятендә 14-16нчы декабрьдә узачак.
2011нче елдан башлап Беренче канал тарафыннан ата-ана каравыннан мәхрүм калган 311 балага видеопаспорт булдырылды. Татарстанда видеопаспорт проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина теләктәшлеге белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә ашыра.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнү буенча киңәшләр бастыруны дәвам итәбез.
2016нчы елның 12нче декабрендә 12.00дән алып 20.00гә кадәр, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнарында бөтенроссия гражданнар кабул итү көне уздырыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында кабул итү түбәндәге адреслар буенча башкарыла: Казан шәһәре, Кремль урамы, 9нчы йорт, Дзержинский урамы, 3нче йорт, Ямашев урамы, 36нчы йорт.
Бу көннәрдә Татарстанның көллият һәм техникумнарында WorldSkills 2017 "Яшь профессионаллар" һөнәри осталык чемпионатының сайлап алу этаплары уза.
2016 нчы елның 9 нчы декабрендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә рус телле тәрбиячеләр өчен III тапкыр “Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм конкурс үткәрелде. Конкурста 1 нче сайлап алу турын үткән 17 тәрбияче катнашты.
8нче декабрьдән 11нче декабрьгә кадәр бөтен республика көллият һәм техникум студентлары "урта звено активистлары" өчен исәпләнгән уку-иҗади аланда катнашалар.
Президент Владимир Путин 9нчы декабрьдә ЕuroSkills ярышларында беренче урын алган Россия һөнәри осталык буенча җыелма командасы белән очрашачак.
"Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим 2016" III Республика рус телле тәрбиячеләр бәйгесе финалы 9нчы декабрьдә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә старт алды.
Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ПҮФИ) биология, география, тарих, химия һәм физика буенча 11нче сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре үрнәкләрен һәм тасвирламаларын бастырды. 11нче сыйныфларда чыгарылыш тикшерү эшләре укучыларның уку хәзерлеген бәяләү максатыннан уздырыла.