ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
"Орленок" Бөтенроссия балалар үзәгендә "Безопасное колесо-2015" Бөтенроссия яшь инспекторлар хәрәкәте конкурсына йомгак ясалды
Күптән түгел “Ворлдскиллс Россия” берлеге “WorldSkills International-2015” Халыкара чемпионатында катнашуга Россия җыелма командасының төп составын раслады. Команда составына Татарстанның 3 студенты – Казан төзелеш көллиятеннән Вениамин Петров, Яр Чаллының В.Д.Поташов исемендәге техник көллиятеннән Равил Заһретдинов һәм Яр Чаллы политехника көллиятеннән Антон Лоскутов та керде.
Бүген Казанның 45нче балалар китапханәсендә “Иң күп укучы мәктәп баласы” бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләре бүләкләнде. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә игълан ителгән бәйгене, “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, оештыра. Аның төбәк этабы исә “Россия почтасы” ФДУП филиалы – “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, башкаланың Үзәкләштерелгән китапханә системасы ярдәме белән уздырылды, “Татар-информ” МА исә мәгълүмати ярдәм күрсәтте. Анда Казан шәһәре балалар китапханәләренә йөрүче 20 меңләп бала катнашкан. Конкурс нәтиҗәләре буенча, уку елы барышында китапханәдән иң күп китап алган укучылар ачыкланган. Шунысын да билгеләп узу кирәк: бәйге 2 категориядә – 1-4нче һәм 5-11нче сыйныфлар арасында үткәрелгән.
19 июньдә сәгать 2дә  Казанда “Югары уку йортының иң яхшы яшь укытучысы - 2015” конкурсының финалы башлана. Татарстан башкаласының Халыклар дуслыгы йортында булачак чараны Казан каласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казанның Яшь галимнәр һәм белгечләр советы уздыра.
Татарстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" проектын тормышка ашыру өчен пилот төбәкләренең берсе булды.
22-26 июнь көннәрендә Саратов шәһәренең Саратов дәүләт аграр университеты базасында Идел буе федераль округы республика һәм өлкәләре укучылары катнашында “Куркынычсызлык мәктәбе” дип аталган регионара ярышлар узачак.

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген “Мәктәп директоры-2015” Бөтенроссия конкурсының читтән торып үткәрелгән турының икенче этабына узган 80 катнашучының исемлеге билгеле булды. Татарстан катнашучылар саны буенча лидерлар рәтендә.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Яшел Үзән муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Осиново бистәсендә яңа балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты. "Звездочка" балалар бакчасы "Радужный" микрорайоны белән янәшә урнашкан һәм 260 балага исәпләнгән. Яңа объект бер ел эчендә төзелгән. Проектның гомуми бәясе 142 млн. сумнан артык. Бинада музыка һәм физкультура заллары, методика, татар телен өйрәнү кабинетлары һәм медицина бүлмәсе бар.
Казанның һәр районында Милли белем бирү үзәкләре булдырылачак. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының 43 нче сессиясендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
17 июньдә Яр Чаллы шәһәреннең 35нче мәктәбе базасында “ГТО” - Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең региональ этап финалы старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International