ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Соңгы бер ай эчендә югары урыннарда эшләүче җитәкче яки эшмәкәрләрнең кайчандыр үзләре укыган мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтү очраклары күбәеп китте. Яхшы гамәл, сүз дә юк.

«Әкияттәге кебек монда», – дип шатлана Балтач районының Бөрбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы. Белем бирү йортындагы шартлар, чыннан да, сокланудан тел шартлатырлык булса, яңа мәктәпле булып куюлары да нәкъ әкияттәгечә килеп чыккан. Узган елның 8 декабреннән элеккеге бик иске биналарыннан өр-яңа мәктәпкә күчкәннәр алар.

16
июль, 2013 ел
сишәмбе
Тагын тугыз көннән югары уку йортларында көндезге бүлеккә документлар кабул итү төгәлләнә. Вузларда хәлләр ничегрәк?
Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетында (элеккеге КХТИ) 2069 бюджет урынына 10 мең 936 гариза тапшырылган. Болар – бакалавриат һәм белгечлек юнәлешләре буенча. Узган ел исә технология университетына барлыгы 40 меңнән артык гариза кергән иде. Саннарның ким булуы быел чыгарылыш укучыларының ким булуына бәйле.

15
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Ышанмассың да, бер генә түгел, өч фәннән бит ул! Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлаган Адай авылы кызы Гөлназ Садриева быел әнә шундый югары нәтиҗәләр белән шаккатырды. Чаллыдан Максим Мордяшовның да баллары Гөлназныкы кебек үк.
Быел Казан (Идел буе) федераль дәүләт университетында медицина һәм биология институты эшли башлады. Бу институттагы стоматология кафедрасын җитәкләү эше миңа тапшырылды.
Шәһәрнең 4 нче лицеена республика 24,5 миллион сум бүлеп биргән, район тагын 1 миллион сумны өстәгән
Бакчаның иске бинасы 1968 нче елда, яңасы 1988 нче елда төзелгән.

12
июль, 2013 ел
җомга
Яр Чаллының 26 нчы гимназиясен тәмамлаган Максим Мордяшов физика, математика һәм информатикадан Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган.Ул Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керергә җыена.
ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республика уку йортларын яңа уку елына әзерләү турында сөйләде. Ул 2013 елда капиталь ремонт кысаларында 167 белем бирү учреждениесен төзекләндерү көтелүен җиткерде. Моның өчен 2,5 млрд. сум акча каралган. Әлегә эшләрнең якынча 45 проценты башкарылган.
Зәй шәһәренең ишегалды лагерьларында икенче сменада эш башланды. Июнь ае дәвамында 2 ишегалды лагеренда 200гә якын баланы мәшгуль итү мөмкин булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International