ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2013 ел
чәршәмбе
Узган уку елында предмет олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерларын, аларны әзерләгән укытучыларны бүләкләү өчен шәһәр казнасыннан 10 млн сум бүленгән. Әлеге максатларга каралган фонд 2 тапкырга арттырылган.
Зәй муниципаль районы һәм шәһәрендәге балалар бакчаларына уенчыклар тапшырыла. Әлеге игелекле гамәл “Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик” муниципаль программасы кысаларында Шәфкатьлелек елы уңаеннан оештырыла. Уенчыклар өчен 1 миллион сум акча район бюджетыннан бүленгән.

27
май, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген бөтен Россия күләмендә укучылар Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра башлды. Графикта беренче булып рус теленнән имтихан тора.
Казан Яңа Савин районының 177 нчы мәктәбендә Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы һәм талантлы балаларга һәм аларны тәпбияләүче укытучыларга ярдәм итү максатыннан беренче тапкыр үткәрелде.
Быел 1 мартта старт алган “IT-чемпион” республика проекты төбәкләрне мәгълүматлаштыру проектлары арасында уздырылган “ПРОФ-IT” Бөтенроссия бәйгесенең “Электрон Хөкүмәт сервисларын популярлаштыру һәм пропагандалау” номинациясендә финалистлар өчлегенә кергән.

24
май, 2013 ел
җомга
25 май Татарстан Республикасы мәктәпләренең 20 меңгә якын укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр яңгырый. Дәресләр, тәнәфесләр, өй эшләре – барысы да артта кала. Әлеге мизгелләрне сез кайчан да булса моңсулык белән искә алырсыз. Ә бүген исә – бары дулкынланулы шатлык. Тизрәк олы тормышка аяк атлыйсы, мөстәкыйль буласы килә. Ул нинди булыр – бары үзегездән тора.

23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда туган тел укытучылары һәм укучылар катнашында Туган тел көненә багышланган бөтенроссия форумы узды. Аның эшендә ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Быел Татарстанда балаларның әти-әниләреннән, 1 нче сыйныфка укырга керү өчен, 26 мең 87 гариза килеп ирешкән, аларның 22 мең 433 (86 процент) – электрон рәвештә. Шул ук вакытта быел 36 мең 128 баланың мәктәпкә укырга керүе фаразлана.
Татарстанда, мәктәпләрне уку елына яхшылап әзерләү максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика районнары арасында тиешле смотр-конкурс игълан иткән.
Укыту процессын оештыруда беренче чиратта методика эшенә аерым игътибар бирү кирәк. Бу хакта Болгарда мәгариф идарәләре муниципаль органнары җитәкчеләре һәм мәгълүмат-методика үзәкләре директорлары эш киңәшмәсен ачканда ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International