ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Соңгы ике айда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында ата-аналардан бердәм үрнәктә мәктәп формасы кертүгә бәйле яңалык буенча шикаятьләр саны артты.
Татарстанда агымдагы елның 1 августыннан ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караучы 72 башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм бер югары һөнәри белем бирү учреждениесе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына күчә.
25 майда Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 19 622 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак, ә инде ике көннән аларны рус теленнән беренче дәүләт имтиханы көтә.
БДИны төп дулкында (27 майдан 19 июньгә кадәр) тапшыру өчен Татарстанда 110 пункт ачылачак, аларның 80 е – Казанда. Барлык фәннәрдән дә имтиханнар иртәнге сәгать 10 да башлана. Математика, физика, әдәбият, ИКТ һәм информатикадан имтиханнар - 3 сәгать 55 минут, рус теленнән - 3 сәгать 30 минут, биология, география, химия, чит телләрдән 3 сәгать барачак.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын һәр район, һәр мәктәп үзенчә озата. Хәзер белем бирү йортларының балаларны зур тормышка озату мәшәкатьләре белән янып-көеп йөргән мәле. Татарстанның төрле почмаклары белән элемтәгә кереп, әзерлекнең кайда ничек баруын сораштык.
Чүпрәле муниципаль районының Яңа Элмәле урта мәктәбе 150 еллык юбилеен билгеләп үтте. Мәктәп бүген дә һәр чор вакыйгаларының шаһиты булып яши, яраткан укучыларын кабул итә.
Нурлат муниципаль районының иң сәләтле 120 укучысы һәм иң талантлы 60 укытучысы хөрмәтләнде. “Сәләтлеләр слетында” фән олимпиадалары, иҗади, спорт конкурслары, фәнни-гамәли конференцияләр, интеллектуаль форумнар җиңүчеләрен һәм аларның остазлары - педагогларны котладылар.

21
май, 2013 ел
сишәмбе
Актаныш муниципаль районының тантаналар залында халыкара, Россиякүләм һәм республика фән олимпиадаларында катнашып, җиңү яулаган район укучыларын, мөгаллимнәрен хөрмәтләү тантанасы узды.
Мөслим муниципаль районындагы мәгълүмати-методик үзәкнең актлар залында мәктәп җитәкчеләре киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә 2012/2013 нче уку елын оешкан төстә тәмамлау, чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт (йомгаклау) аттестациясе үткәрү, белем стандартлары һәм программалары үтәлеше турындагы сораулар каралды
Яшел Үзәндәге 3 нче гимназиядә зурлап “Мәңге безнең йөрәкләрдә Тукай” дип аталган бәйрәм үткәрделәр. Үзләре генә түгел, ә шәһәрдәге һәм райондагы башка мәктәпләрдән дә кунаклар чакырып. Дөресрәге, районның мәгариф идарәсе һәм мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан инде февраль аенда ук оештырылган Тукай көннәре акциясенә нәтиҗә ясады алар.
Лениногорски муниципаль районының Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә беренче тапкыр республикакүләм Җәмит Рәхимов укулары үтте. Фәнни-гамәли конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Лениногорск муниципаль районы хакимияте, Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе, Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбе, галим һәм язучы Әнвәр Хәйри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International