Россиядә әйдәп баручы вузларның конкурентлыкка сәләтлелеген үстерү белән махсус совет шөгыльләнәчәк. Бу хактагы карарны 18 мартта РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев имзалаган. Советка кемнәр керәчәген РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы хәл итәргә тиеш.
Тиздән республикада шулай ук Татарстан тарихы һәм татарлар тормышы белән бәйле тикшеренүләр алып баручы галимнәр өчен махсус халыкара журнал басыла башларга мөмкин.