ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
11 меңнән артык кеше – җәмгыять белеме, 7 меңнән артыгы физикадан белемнәрен күрсәтте.
Алдагы еллар белән чагыштырганда, табигать фәннәре юнәлеше буенча имтихан бирүчеләрнең саны артуы күзәтелә.

13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
“Рус теле - Россия Федерациясе халыкларының гомуммилли байлыгы” Россиякүләм фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Ул Россия эре мәгълүмат агентлыкларының берсе “РИА Новости” тарафыннан үткәрелде.
Фестивальне оештыручылар тарафыннан “Социаль навигатор” проекты кысаларында “Рус телен иң яхшы белгән регион” махсус номинациясе кертелгән иде.

8
июнь, 2012 ел
җомга
31 майда мәҗбүри рус теле БДИнан куып чыгарылган укучыларга имтиханны яңадан тапшырыга рөхсәт биреләчәк. Бу хакта бүген Казанда журналистлар белән әңгәмәсендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Бүген тугызынчылар татар теленнән “кече БДИ” тапшыра. Быел тугызынчыларга имтиханнарны тестлар рәвешендә һәм традицион формада тапшыру мөмкинлеге бирелә. Алай да рус теле һәм математикадан укучылар сынауны тестлар ярдәмендә язма рәвештә генә бирә ала.

7
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Россия һәм Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар 2012 елның икенче мәҗбүри БДИнын – математика тапшыра. Укучылар рус теленнән 31 майда тапшырган имтихан кебек үк, математикадан БДИ турыдан-туры аттестат алуга тәэсир итә.

6
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Соңгы көннәрдә Фейсбуктагы татарларны бер уй, уртак максат берләштерде: барысы да Мөслим мәктәбе мөгаллиме Эльвира Зарипованың инглиз теле укытучылары арасында узган бәйгедә җиңүе өчен көч куйдылар.

5
июнь, 2012 ел
сишәмбе
Әлеге сүзләрне “Татмедиа” агентлыгында журналистларга Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов әйтте. Бүген монда матбугат очрашуында “Рус теле көне” уңаеннан республикада узачак чаралар хакында сөйләшү булды.

4
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген 11 нче сыйныфлар чит телләрдән һәм химиядән Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Аерым алганда, инглиз теленнән – 1720, немец теленнән – 60, француз теленнән – 27, испан теленнән 2 кеше сынау тотар дип көтелә. Химиядән имтихан тапшырырга 2800 укучы теләк белдергән.

1
июнь, 2012 ел
җомга
Бүген тугызынчылар сайлап алу предметлары буенча “кече БДИ” тапшыра. 2011-2012 уку елында тугызынчы сыйныфны республикада – 37542, Казанда 9625 кеше тәмамлый.

31
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген 11 нче сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханнарының икенчесен – рус телен тапшырды. Рус теле, математика белән беррәттән, мәҗбүри тапшыру өчен билгеләнгән предметлардан санала. Шул сәбәпле бу имтиханда катнашучылар саны да иң зурысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International