ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

16 апрельдә, Казанда «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Туган телләр форумы узачак.


15
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

13 апрельдән 16 апрельгә кадәр Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узачак. Анда 5 чит илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 500 кеше  катнашачак.

 

Агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИның төп чоры 1 июньдә башлана

 

18 апрельдә "Профессионалитет" федераль проектының барлык кластерларында да  Бердәм ачык ишекләр көне узачак.

Казанда капиталь ремонт үткәрелгәннән соң 302 номерлы «Шаян» балалар бакчасы ачылды.

Татарстанда тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар арасында туган телдән имтихан бирүне сайлаучылар  саны арткан.

Татарстанда БДИ һәм БДИ уздыру пунктларын техник җиһазлау өчен төбәк бюджетыннан 300 млн сумнан артык акча  бүленгән.

Быел тугызынчы сыйныфларда беренче тапкыр йомгаклау имтиханнары ОГЭ 2.1 технологиясен кулланып, 2.1 оештырылачак.

Татарстанда быел чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан эшләрен тикшергән  укытучыларга - фән комиссияләре әгъзаларына түләүләрне ике тапкырга арттырдылар.

Татарстанда 3,6 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча экспериментта катнашуга гариза биргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International